news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа ел каникулларында Алабуга студентлары инвалид балалары булган гаиләләргә ярдәм итте

Педагогика университеты һәм “Ариадна” үзәге инде өч ел хезмәттәшлек итә

(Казан, 14 гыйнвар, “Татар–информ”). Алабуга педагогика университеты студентлары һәм җирле “Ариадна” үзәге психологлары Яңа ел каникулларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләнүче гаиләләргә ярдәм күрсәтте. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
Яшь белгечләр 14 гаиләдә булып, алар өчен психологик консультацияләр һәм тренинглар үткәрде, балаларны бәйрәм белән котлады. Педагогика университеты һәм “Ариадна” үзәге инде өч ел хезмәттәшлек итә. Шуның нәтиҗәсендә студентлар гамәли эшләрендә гаять әһәмиятле күнекмәләр ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot