news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа ел каникуллары көннәрендә 4 казанлы пиротехникадан зыян күргән

Шуларның берсе - бала

(Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”, Эмма Ситдыйкова). Россиядә Яңа ел каникуллары дәвам итә. Ләкин ашыгыч хезмәтләргә бу кагылмый, алар һәрвакыт уяу булырга тиеш.
Казанның ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясеннән “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә хәбәр итүләренчә, бу чорда пиротехник эшләнмәләрдән 4 казанлы зыян күргән. Шуларның берсе –бала, калганнары 21-25 яшьлек ир-егетләр. Аларның барысы да “ашыгыч ярдәм”гә Яңа ел төнендә мөрәҗәгать иткән.
31 декабрь-5 гыйнвар көннәрендә Казанның ашыныч медицина ярдәме күрсәтү станциясе табиблары 6 меңнән артык чакыру буенча хезмәт күрсәткән. Иң тынычсыз төн 3 гыйнварда булган. Ул вакытта 1181 чакыру кабул ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot