news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа ел көннәрендә Татарстанда экология өлкәсендә 82 хокук бозу очрагы ачыкланган

60 очракта муниципаль районнар һәм шәһәр округларын төзекләндерү кагыйдәләре бозылган

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар–информ”, Лилия Маркелова). Экология милициясе хезмәткәрләре гыйнвар башыннан алып Татарстанда экология һәм төзекләндерү өлкәсендә 82 административ хокук бозу очрагын ачыклаган. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына ТР Эчке эшләр министрлыгының Әйләнә–тирә мохитне саклау өлкәсендә хокук бозуларга каршы көрәш идарәсе штабыннан хәбәр иттеләр.
60 очракта муниципаль районнар һәм шәһәр округларын төзекләндерү кагыйдәләре бозылган. 3 эпизод балык тоту кагыйдәләрен бозу белән бәйле. 4 очракта хокук бозучылар законсыз төстә агач кискән, 3 очракта – тышкы мәгълүматны урнаштыру тәртибен, 4 очракта сәүдә кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot