news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа ел чыршысында катнашучылар Президенттан аның нинди кәнфит яратуын сораган

Казанда бөтен Татарстаннан 8 мең бала катнашында республика Яңа ел чыршысы узды.

Яңа ел чыршысында катнашучылар Президенттан аның нинди кәнфит яратуын сораган
tatarstan.ru

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстан Президенты нинди кәнфит ярата, Яңа елга нәрсә тели, 9 Май бәйрәмен кайда үткәрергә җыена. Бүген Казанда республика Яңа ел бәйрәмендә Рөстәм Миңнехановка балалар шундый сораулар бирде.

«Очрашу бик күңелле һәм җанлы булды. Мин бу очрашуның модераторы идем. Президентыбызның без сөйләгән бөтен нәрсәгә реакциясе миңа бик ошады. Идеяләр турында сөйләү һәм кире элемтә алу кызык иде, чөнки һәрвакытта да Президент каршында утырырга һәм ни теләгәнне әйтү мөмкин түгел. Безгә 12-14 яшь, һәм без аңа үзебезнең республикабызны ничек үзгәртергә теләвебезне сөйли алдык. Минем хисләрем ташый», — дип хәбәр итте журналистларга Рөстәм Миңнеханов белән аралашудан соң Казаннан 14 яшьлек Зилә Хәбибуллина.

Аның сүзләренчә, бу очрашу өчен «үзенең туган оешмасы» — Балалар оешмалары советына рәхмәтле. Ул 2018 елдан бирле республиканың яшьләре алдында күп кенә кызыклы урыннарга бару мөмкинлеге ача. Быел Зилә «Ел лидеры-2019» республика конкурсында «Республика киләчәге» дигән махсус номинация алды. Шулай ук ул «Шаян ТВ» телеканалын алып баручысы һәм «2018 Елның иң яхшы балалар инициативасы-2018» конкурсында җиңүче дә.

«Без Президенттан аның Яңа елга нәрсә теләвен һәм аның нинди хыялы булуын сорадык. Ул үзенең гаиләсе белән күбрәк вакыт үткәрергә һәм бассейнда йөзәргә теләвен әйтте. Балалар оешмалары советы форумы турында сүз кузгатылды. Киләсе елга безнең форум «Казан-Экспо»да узачак, анда бөтен Татарстаннан 2 меңнән артык бала җыелачак. Шулай ук мин, киләсе елда Балаларны яклау көнендә Президент һәм аның министрларының ярдәмчеләре булырга телибез дидем, дип дәвам итте Зилә.

«Татнефть Арена» республика Яңа ел чыршысында бөтен Татарстаннан 8 меңнән артык бала җыелды. Алар — олимпиадалар, спорт ярышлары һәм иҗади конкурслар җиңүчеләре, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган балалар иде. Аларның унөче Президент белән шәхсән аралашу бәхетенә иреште. Алар — яшүсмерләр арасында Бөтенроссия олимпиадасы, «Абилимпикс» чемпионаты, WorldSkills чемпионаты җиңүчеләре, Юниор-лига КВН республика фестиваленең Гран-при иясе, менталь арифметика буенча дөнья чемпионы һ.б.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100