news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Яңа ел белән, Татарстан!» күргәзмәсендә 1940 елда чыккан журнал тышлыгы куелган

«Азат хатын» журналы тышлыгында кулына бала тоткан ана сурәтләнгән.

«Яңа ел белән, Татарстан!» күргәзмәсендә 1940 елда чыккан журнал тышлыгы куелган
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «KAZAN MALL» сәүдә үзәгендә ачылган «Яңа ел белән, Татарстан!» күргәзмәсендә «Азат хатын» журналының 1940 елда чыккан тышлыгы тәкъдим ителде. Бу турыда «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте медиадиректоры Әлфия Әдиятова сөйләде.

«Күргәзмәдә 1950-1990 еллардагы журнал тышлыклары тәкъдим ителгән. Алар арасында иң искесе „Азат хатын“ журналыныкы, әлеге тышлык 1940 елгы. Хәзер „Азат хатын“ны „Сөембикә“ журналы буларак беләләр», — диде ул.

«Азат хатын» журналының 1940 елгы тышлыгында баласын күтәргән ана сурәтләнгән. Арткы планда тимераякта шуучыларны күрергә мөмкин. Әлфия Әдиятова сүзләренчә, тышлыкта шул вакыттагы атмосфера тасвирланган.

«Журналда сурәтләнгән кешеләрнең берсе дә үзләрен алда нинди коточкыч вакыйгалар [Бөек Ватан сугышы - авт. иск.] көткәнен сизми. Мондый тышлыклар тарихи белешмә, интернет мәгълүматларына караганда күпкә көчлерәк хисләр тудыра», — дип сөйләде Әлфия Әдиятова.


Галерея: Элеккеге татар журналлары тышлыклары куелган күргәзмә ачылышыннан фоторепортаж

Исегезгә төшерәбез, бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте галереясы «KAZAN MALL» сәүдә үзәгендә «Яңа ел белән, Татарстан!» күргәзмәсен тәкъдим итте. Биредә 1950-1990 еллардагы иң популяр басмаларның Яңа ел тышлыклары куелган. Күргәзмә 2021 елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100