Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яңа ел бәйрәмнәрендә Зөя утрау-шәһәренә мультимодаль маршрут оештырыла
Утрауның алты музее һәм автобуста йөрүне үз эченә алган бердәм билетны билет кассасыннан алып була.
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Яңа ел бәйрәме көннәрендә казанлылар һәм Казан кунаклары, махсус мультимодаль маршрут буенча Зөя утрау-шәһәренә барып җитә алачак. Зөя станциясенә шәһәр яны поезды белән килеп җиткәч, пассажирлар утрау-шәһәрчеккә кадәр бара торган автобуска күчә ала. Бу турыда Казан мэриясе «Содружество» ачык акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.
Зөя станциясеннән утрау-шәһәрчеккә кадәр автобус 12.10, 14.10, 15.45, 17.10 сәгатьләрдә бара, кире юнәлештә — 13.30, 15.10, 16.25, 17.30 сәгатьләрдә.
Утрауның алты музее һәм автобуста йөрүне үз эченә алган бердәм билетны Казан-1, Казан-2, Компрессор, Әмәт, Юдино, Васильево, Яшел Үзән һәм Зөя станцияләрендәге шәһәр яны кассаларында сатып алырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз