Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанга 130 мең турист килгән
2018 елның үзенчәлеге шул: Казаннан читтәге туристлык үзәкләренә - Зөя утрау шәһәрчегенә, Болгарга һәм Алабугага кунаклар килү арткан.
(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”). Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанда 130 мең турист булып киткән. Быелгы Яңа ел бәйрәме чорында туристлар килү 20 мең кешегә арткан, дип хәбәр итә Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте.
2018 елның үзенчәлеге шул: Казаннан читтәге туристлык үзәкләренә - Зөя утрау шәһәрчегенә, Болгарга һәм Алабугага кунаклар килү арткан.
Зөя утрау шәһәрчегендә 27 мең 521 турист булган - бу узган елгыдан алты процентка артыграк. Бөек Болгарда 7 мең 527 кеше кунак булган - туристлар саны узган елгы каникуллардан 20 процентка арткан. Алабуга дәүләт музей-тыюлыгына кунаклар килү узган елгыдан 38 процентка арткан һәм 5 мең 823 кешене тәшкил иткән.
Казан Кремле күрсәткечләре аеруча югары: быел анда узган елгы 96 мең урынына 180 мең турист булып киткән. Яңа ел көннәрендә “Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясе"ндә дә 6,5 мең кунак булырга өлгергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз