news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанда пиротехникадан ун кеше зыян күргән

Бер бала һәм бер балигъ булган кеше, кул һәм күз өлешләре пешү сәбәпле, хастаханәгә озатылган.

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанда пиротехник әйберләрне саксыз куллану нәтиҗәсендә барлыгы ун кеше зыян күргән. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Күзәтү эшләре идарәсенең башлыгы, эчке хезмәт полковнигы Сергей Сергеев белдерде.

Пиротехник әйберләрне саксыз куллану нәтиҗәсендә барлыгы ун кеше зыян күргән, шул исәптән – Казан һәм Яр Чаллы шәһәреннән ике бала да бар. Бер бала һәм бер балигъ булган кеше кул һәм күз өлешләре пешү сәбәпле, хастаханәгә озатылган.

“Массакүләм урыннарда Яңа ел төнен 250 мең кеше үткәргән, Раштуа бәйрәме уңаеннан гыйбадәт кылуда 40 мең татарстанлы катнашкан. Фейерверклар өчен ясалган мәйданчыкларда күпме кеше икәнен тәгаен әйтә алмыйм. Казанда дүрт салют ату урыны каралган иде”, - диде Сергей Сергеев.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100