news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанда 18 гаилә рәсми теркәлгән

Быел беренче гаиләләр Кайбыч, Чүпрәле һәм Әлки районнарында барлыкка килгән

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). 2015 нче елның беренче атнасында Татарстан ЗАГСларында 18 гаилә теркәлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы журналистына Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева хәбәр итте.

Беренче гаиләләр республиканың Кайбыч, Чүпрәле һәм Әлки муниципаль берәмлекләрендә барлыкка килгән. Рәсми никах турындагы таныклыкларга имзаларын алар 2 гыйнварда куйган.

Бу вакыт эчендә Казанда исә 1 генә яңа гаилә теркәлү узган.

Республикада туган 18 яшь гаиләнең 4 сен республика авылларындагы җирле үзидарәләрдә теркәгәннәр.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100