news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа ел бәйрәмнәрендә шәһәр яны поездлары хәрәкәте тәртибе үзгәрә

Үзгәрешләр 30 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр гамәлдә

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”). Яңа ел бәйрәмнәре белән бәйле рәвештә, Горький тимер юлы полигонында 30 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр шәһәр яны поездлары хәрәкәте тәртибе үзгәрә. 30 декабрьдә поездлар җомгадагы эш көне графигы буенча йөри, 31 декабрьдә шимбәдәге ял көне графигы буенча хезмәт күрсәтәчәк.
1-9 гыйнвар көннәрендә шәһәр яны поездларының хәрәкәт графигы якшәмбедәге кебек булачак. 10 гыйнварда исә сишәмбедәге эш көне расписаниесе буенча йөри, дип хәбәр итә Горький тимер юлының корпоратив коммуникацияләр хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot