news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа ел бәйрәмнәрендә пиротехниканы саксыз файдаланудан Татарстанда дүрт кеше җәрәхәтләнгән

Казан, Чаллы һәм Чистай шәһәрләрендә яшәүче бу кешеләрнең сәламәтлегенә зур зыян килгән.

Яңа ел бәйрәмнәрендә пиротехниканы саксыз файдаланудан Татарстанда дүрт кеше җәрәхәтләнгән
Султан Исхаков

(Казан, 9 гыйнвар, "Татар-информ", Ольга Голыжбина). Яңа ел бәйрәмнәрендә пиротехниканы саксыз файдалану нәтиҗәсендә Казан, Чаллы һәм Чистай шәһәрләрендә барлыгы дүрт кешенең сәламәтлегенә зур зыян килгән. Бу хакта бүген “Татар-инфом” агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция җитәкчесе урынбасары, полиция полковнигы Фәргать Мөхәммәтҗанов сөйләде.

2016 елның 20 декабреннән башлап, Татарстанда полицейскийлар пиротехника сатучы 2,5 мең сәүдә пунктын һәм складын тикшергән. 38 объектта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган, 22 сатучы сәүдәне законсыз алып барган, 20 сәүдә ноктасында тыелган пиротехник эшләнмәләр сатканнар, дип хәбәр итте Фәргать Мөхәммәтҗанов.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot