news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа ел бәйрәмнәрендә Әлмәт урамнарыннан 30 мең кубометр чүп чыгарылган

Әлмәт автомобиль юллар идарәсе хезмәткәрләре махсус техника ярдәмендә шәһәр урамнарын 6 000 кубометр кардан чистарткан.

(Әлмәт, 11 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Әлмәт коммуналь хезмәтләре йорт яны территорияләреннән 10 000 һәм бункер мәйданчыкларыннан 5 мең кубометр көнкүреш калдыгы чыгарган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Шулай ук "Экосервис” компаниясе хезмәткәрләре тагын 20 000 кубометр коммуналь калдыкларны җыя. Бәйрәм көннәрендә алар тәүлек әйләнәсе эшләде. Биредә 50 берәмлек махсус техника һәм предприятиенең 82 хезмәткәре катнашты. Алга таба җыелган чүп-чар экологик яктан куркынычсыз булган эшкәртү узачак.

Моннан тыш, бәйрәм көннәрендә идарәче компанияләрнең хезмәткәрләре тарафыннан 216 күпфатирлы йортның түбәсе кардан һәм боздан чистартылган һәм 560 ишегалдыннан 109 кубометр кар чыгарылган. Әлмәт автомобиль юллар идарәсе хезмәткәрләре махсус техника ярдәмендә шәһәр урамнарын 6 000 кубометр кардан чистарткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot