news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа ел бәйрәмнәрендә коммуналь хуҗалык оешмалары көчәйтелгән режимда эшләячәк

Материалларның авария-техник запасы булдырылган, дизель генераторлары, махсус техника әзерләнгән.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов яңа ел бәйрәмнәрендә коммуналь хуҗалык оешмалары көчәйтелгән режимда эшләячәген әйтте.

«Бәйрәм көннәрендә халык өендә була. Яңа ел төненнән соң чүп түгүнең иң актив фазасы була. Һава торышына карап, бу чорда йорт яннарына килү юлларын чистартып торырга кирәк булачак», — диде Алексей Фролов ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Яңа ел бәйрәмнәрендә коммуналь хуҗалыктагы вазгыятьне контрольдә тоту өчен оператив штаб булдырылган, һәр бәйрәм көненә җаваплы кешеләр билгеләнгән.

«Татлизинг» предприятиесе базасында материалларның авария-техник запасы булдырылган, дизель генераторлары, махсус техника әзерләнгән. Җитди авария була калса, ике мобиль котельный эшкә әзер тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot