news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казаннан Мәскәүгә 4 өстәмә поезд йөриячәк

Шундый беренче поезд 24 декабрьдә үк юлга кузгала

(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). Яңа ел бәйрәмнәрендә Казаннан Мәскәүгә 4 өстәмә поезд йөриячәк. Бу хакта Горький тимер юлының җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте хәбәр итә.

565/566 нче Казан-Мәскәү поезды 30 декабрьдә Казаннан көндезге 2 дә кузгалып китә һәм Мәскәүгә 31 декабрь иртәсендә 5 тулырга 10 минутта килеп җитә. Шул ук көнне Мәскәүдән 9 сәгать 40 минутта янәдән юлга кузгалып, 23 сәгать 20 минутка Татарстан башкаласына кайтып җитә. Шушы ук поезд 9,10 гыйнвар көннәрендә дә хезмәт күрсәтәчәк. Бу көннәрдә дә ул Казаннан көндезге икедә кузгалып, Мәскәүгә икенче көнне 4 сәгать 51 минутка килеп җитә. Шул ук көнне иртән 10 туларга 20 минутта янәдән Казанга юл алган поезд кичен 12 нче 20 минутта кабат Казанга килеп туктый.

205/206 нчы поезд исә Казаннан 24 декабрьдән үк йөри башлый. Состав 24-31 декабрь аралыгында һәм 1,2,5,7,8,9,70 гыйнвар көннәрендә 22 сәгать 15 минутта кузгалып китә. Мәскәүгә икенче көнне 12 сәгать 55 минутта килә. Поездның Мәскәүдән кабат Казанга юл алу вакыты 23 сәгать 45 минутта (25-30 декабрь, 1,2,3,6,8,9,10,11 гыйнвар көннәрендә). Казанга14 сәгать 38 минутта килеп җитә (26-31 декабрь, 2,3,4,7,9,10,11,12 гыйнварда).

Казан белән Мәскәүне бәйләүче 565/236 нчы өстәмә поезд Татарстан башкаласыннан тәүге рейска 29 декабрь көндезге 2 дә кузгала. Мәскәүгә икенче көнне иртән- 5 тулырга 10 минутка килеп җитә. Мәскәүдән кире Казанга 31 декабрьдә төнге икедә юл алган поезд, шул ук көнне 16 сәгать 5 минутта Татарстан мәркәзенә кайта.

215 нче Казан-Мәскәү поезды хезмәтләреннән пассажирлар 25-29 декабрь һәм 4-10 гыйнвар көннәрендә файдалана ала. Состав Казаннан кичке сигезенче 5 минутта китеп, икенче көнне 11 сәгать 35 минутка Мәскәүгә барып җитә.






autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100