news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа ел бәйрәмнәрендә казанлыларның иминлеген бер мең полиция хезмәткәре кайгыртачак

Яңа ел бәйрәмнәре чорында Росгвардия, шәхси сак оешмалары хезмәткәрләре һәм халык дружиналары әгъзалары җәмәгать тәртибен саклаячак.

Яңа ел бәйрәмнәрендә казанлыларның иминлеген бер мең полиция хезмәткәре кайгыртачак
Рамиль Гали

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Яңа ел бәйрәмнәрендә бер меңнән артык полиция хезмәткәре казанлыларның иминлеген кайгыртачак. Казан эчке эшләр идарәсе башлыгы Алексей Соколов шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

Кеше күп җыела торган урыннарда оештырылган барлык аттракционнар һәм боз корылмаларын, техник чаралар кулланып, шартлаткыч җайланмалар куелмаганмы-юкмы икәнлеген, куркынычсызлыгын һәм файдалануга яраклылыгын тикшерәчәкләр, диде Алексей Соколов.

1-14 гыйнвар көннәрендә 16.00-22.00 сәгатьләрдә үзәк чыршыларга өстәмә рәвештә идарә хезмәтләре территориаль бүлекләре һәм муниципаль хезмәткәрләр арасыннан парлы җәяүле постлар урнаштырылачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot