Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанга Германия, Италия һәм Төркиядән туристлар киләчәк
Чит ил туристлары сайлаган популяр беренче унлыкка Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Екатеринбург, Ростов, Краснодар, Омск, Сочи, Уфа да кергән.
(Казан шәһәре, 10 декабрь, "Татар-информ"). Кышкы каникулларда ял итү өчен чит ил туристлары тарафыннан сайлап алынган Россия шәһәрләре арасында Казан беренче унлыкка кергән. Яңа елны Татарстан башкаласында барыннан да бигрәк немецлар, италиялеләр һәм төрекләр каршыларга тели, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.
Казан рейтингта тугызынчы урында. Бу турыдагы мәгълүматны momondo.ru хезмәте җиткерә. Тикшеренүләр 2016 елның 21нче декабреннән 2017 елның 8нче гыйнварына кадәр башка илләрдән Россиягә очу турындагы мәгълүматларга нигезләнә.
Халыкара туристлык юнәлешендәге мәгълүматлар буенча, чит ил туристлары сайлаган иң популяр беренче унлыкка Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Екатеринбург, Ростов, Краснодар, Омск, Сочи, Уфа шәһәрләре дә кергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз