news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан урамнарында 900 полицейский кизү торачак

Казанда Яңа ел бәйрәмнәре чорында 60 чыршы мәйданчыгы эшләячәк.

(Казан, 23 декабрь, "Татар-информ"). Яңа ел ялларында тәртип саклау һәм җәмәгатьчелек куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында Казанда 900 полицейский, 200 муниципаль хезмәткәр, Татарстан буенча Росгвардиянең эчке гаскәрләре 150 хезмәткәре кизү торачак, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Казанда Яңа ел бәйрәмнәре чорында 60 чыршы мәйданчыгы эшли, аларның унысы үзәк мәйдан буларак тәүлек әйләнәсендә сак астында торачак. Бу исемлектә – “Крылья Советов” паркы, “Әкият” курчак театры янындагы Боз шәһәрчеге, Петров паркы, Химиклар Мәдәният сарае янындагы Нарат урманы паркы, “Континент” паркы, Сыртланова урамындагы балалар паркы, Казан ипподромындагы шугалак, “Черек күл” паркы, Меңъеллык паркы бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100