Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан парковкалары бушлай эшләячәк
31 гыйнварга кадәр шәһәрдә муниципаль парковкаларның ташламалы эш режимы гамәлдә.
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанның муниципаль парковкалары түләүсез эшләячәк. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе хәбәр итә.
Яңа ел бәйрәмнәрендә, 31 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр, Казан муниципаль парковкалары бушлай эшләячәк. Шулай ук бушлай парковка 22-23 февраль, 8 Март, 1, 3 һәм 10 май, 12 һәм 14 июнь, 30 август, 4-6 ноябрь, 31 декабрь, Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрендә эшләячәк.
Кече һәм урта бизнеска ярдәм итү сыйфатында муниципаль парковкаларның ташламалы эш режимы 31 гыйнварга кадәр озайтыла. Түләү эш көннәрендә 7.00 дән 18.00 гә кадәр алына, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә автомобильләрне муниципаль парковкаларда бушлай калдырырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз