news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан-Мәскәү юнәлешендә өстәмә 48 поезд йөриячәк

Өстәмә поездлар 56 меңнән артык пассажирга хезмәт күрсәтергә тиеш.

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан-Мәскәү юнәлешендә өстәмә 48 поезд йөриячәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан-Мәскәү маршруты буенча өстәмә 48 поезд йөриячәк, дип хәбәр итә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте.

Шулай итеп, № 206/205 поезды 23 декабрьдә Мәскәүдән китәчәк, ә Казаннан – 24е.

№ 243/244 поезд Казаннан 29 декабрьдә кузгалса, Мәскәүдән – 30ы.

№ 272/275 поезды Мәскәүдән 1 гыйнварда кузгалачак, ә 2 гыйнварда Казаннан.

№ 276/215 поезды Мәскәүдән 3 гыйнварда кузгалса, Казаннан – 4се.

Өстәмә поездлар Мәскәүдән Казанга 56 меңнән артык пассажирны алып кайтырга тиеш, бу 2016 ел белән чагыштырганда, 8 процентка күбрәк..

news_right_1
news_right_2
news_bot