Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яңа ел бәйрәмнәрендә кафеларга QR-код белән генә кертәләр
31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә кафелар төнге 3кә кадәр эшләячәк.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Яңа ел бәйрәмнәрендә кафеларга QR-код белән генә кертәләр. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта билгеле булды.
Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, җәмәгать туклануы нокталарының эшләү вакытына карата чикләүләр йомшарса да, алар клиентларны QR-код белән генә үткәрергә тиешләр.
Җәмәгать туклануы нокталарына төнге сәгать 1гә кадәр эшләү рөхсәт ителде, 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә төнге 3кә кадәр эшләү мөмкин. Кафе-ресторан хезмәткәрләре барысы да прививка ясаткан булырга тиеш. Өстәлләрне бер-берсеннән 1,5 ераклыкта урнаштыру зарур.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз