Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яңа ел бәйрәмнәрендә иҗтимагый тәртип тәэмин итүдә республика милиция хезмәткәрләренә зур җаваплылык йөкләнә
Яңа ел бәйрәмнәрендә иҗтимагый тәртип тәэмин итүдә республика милиция хезмәткәрләренә зур җаваплылык йөкләнә
(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). 20 декабрьдән 13 гыйнварга кадәр милиция хезмәткәрләре җәмәгатьчелек иминлегенә ирешүдә аеруча мәшгуль булачак. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры урынбасары, җәмәгать куркынычсызлыгы милициясе башлыгы Рафил Ногманов хәбәр итте.
Мәгълүм булганча, Яңа ел, кышкы каникуллардан тыш, бәйрәм ункөнлегенә мөселманнарның изге Корбан бәйрәме һәм христианнарның дини Раштуа бәйрәменең дә туры килүе, республика халкы өчен бәйрәм көннәренең тагын да озынайтылуына китерә. “Билгеле, ун көнгә сузылучы ял, хокук сагында торучы вәкилләрдән тәвәкәллек, үткенлек һәм сизгерлек таләп итә. Бәйрәмнәрнең озакка сузылуы аркасында, көнкүреш җинаятьләре санының үсүе дә, милиция хезмәткәрләренә карата җаваплылыкны арттыра”, - ди Рафил Ногманов.
Быел Татарстанда 206 чыршы яңа ел шәһәрчеге “калкып” чыгачак, шул исәптән, аларның 134 е – Казанда, 16 сы – Яр Чаллыда, 8 е – Түбән Камада һәм 2 се – Яшел Үзәндә. Бәйрәм чараларында балалар һәм яшүсмерләрнең аеруча актив катнашуы һәркемгә билгеле. Яңа ел чаралары уку йортларында, мәдәният сарайларында һәм башка объектларда да оештырыла. Яңа ел тамашаларының имин үтүен тәэмин итүдә, әлбәттә, эчке эшләр органнарында тикшерү-оператив төркемнәр һәм тиз арада каршы җавап кайтара торган төркемнәр эшчәнлеге көчәйтеләчәк. Зарурлык туганда, кичекмәстән ярдәм күрсәтү өчен күрше районнарга җибәрергә мөмкин булган резервлар булдырыла.
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дәүләт янгын күзәтчелеге белән берлектә, биналарда янгын техник тикшерүне оештыруга да аеруча зур игътибр юнәтеләчәк. Яңа ел чаралары уздыру урыны булып сайланган биналарның янгын куркынычсызлыгы халәте инде тикшерелгән. Иҗтимагый тәртип мәсьәләсендә җитешсезекләрне булдырмау йөзеннән, бәйрәм ункөнлеге кысаларында хәрби частьларның хәрби хезмәткәрләре, шәхси сак предприятиеләре, җәмәгать тәртибен саклау буенча “Форпост” яшьләр студент формированиеләре вәкилләре һәм башкалар җәлеп ителә.
“Халыкның исән-сау ял итүенә ирешү һәм аларның бәйрәм көннәрендә күңел тынычлыгын тәэмин итү – безнең төп бурыч булып тора”, - ди Рафил Ногманов. Аның сүзләренә караганда, үзәк район чыршылары тәүлеклек режимда даими рәвештә милиция хезмәткәрләренең игътибар үзәгендә булачак. Иҗтимагый тәртип саклауны көчәйтү буенча, республика эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров махсус карарга кул куйган. Әлеге фәрман нигезендә, шәһәр һәм район хакимиятләре башлыкларына да, чыршы шәһәрчекләрен саклау өчен, торак оешмлары каравылчыларын һәм шәхси сак предприятие вәкилләрен эшкә чыгару буенча әмер бирелгән. Чыршы тирәсендәге күңел ачу тамашаларының күңелле үтүе, Татарстан буенча барлыгы 2 мең 298 милиция хезмәткәренең намусында булачак. Ә 2,5 меңгә якын милиция участок уполномоченные, патруль-пост хезмәткәре һәм ЮХИДИ вәкилләре, шәһәр урамнарындагы тәртип өчен җавап бирәчәк.
Рафил Ногманов яңа елны бәйрәм итү көннәрендә тынычлык хакимлек итәчәгенә һәм тәртипсезлекләргә юл куелмаячагына ныклы вәгъдә бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз