news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа ел бәйрәмнәрендә балигъ булмаган балаларга карата җинаять эше кузгатылмаган

Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, төнге унбердән соң баланың кайда икәнлегенә һәр ата-ана җаваплылыкны үзенә ала.

Яңа ел бәйрәмнәрендә балигъ булмаган балаларга карата җинаять эше кузгатылмаган
архив/Рамиль Гали

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Республикасында Яңа ел бәйрәмнәрендә балигъ булмаган балаларга карата җинаять эше кузгатылмаган. Бу турыда Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.

“Бу арада Эчке эшләр министрлыгы, оешмалар белән тыгыз эшләдек. Балигъ булмаган балаларның төнге унбердән соң әти-әниләрсез йөрүләре контрольдә тотылды. Төнге унбердән соң баланың кайда икәнлегенә һәр ата-ана җаваплылыкны үзенә ала. Әлбәттә, балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе дә бу сорауны игътибарсыз калдырмый”, - диде ул.

“Мондый кечкенә вакыт аралыгында балаларга карата җинаятьләрнең булмавы безгә мөһим”, - дип билгеләп үтте Ләйлә Фазлыева.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot