news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа ел бәйрәмнәрендә 10 көн ял итәбез

Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы шәрехли

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсенә ярашлы рәвештә, 2010 елның 1, 2, 3, 4 һәм 5 гыйнвар көннәре - Яңа ел каникуллары, 7 гыйнвар - Раштуа көне, һәм болар барысы да бәйрәм көннәре санала.

2 һәм 3 гыйнвар шимбә һәм якшәмбегә туры килгәнгә күрә, алар 6 һәм 8 гыйнварга күчерелә. Шул рәвешле, 5 көнлек эш атнасында 2010 елның 1-10 гыйнвар көннәре ял көннәре санала. Эш буенча таләп ителгәндә, эш бирүчеләр ял һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәрендә, РФ Хезмәт кодексының 113 һәм 153 нче маддәләрендә каралган тәртиптә һәм шартларда, эш оештыра алалар, диелә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының «Татар-информ» агентлыгына җибәргән игъланында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100