news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа ел бәйрәмнәре ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре күзәтчелегендә үтәчәк

Күптән түгел Пермьда булган фаҗигале хәл сабак булды

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). 2009 елның 15 декабреннән 2010 елның 10 гыйнварына кадәр Татарстан территориясендә янгынга каршы режим кертелде. ТРда Яңа ел бәйрәмнәре ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең катгый күзәтчелегендә үтәчәк, чөнки күптән түгел Пермьда булган фаҗигале хәл сабак булды. Бу хакта бүген Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары, ТР янгын куркынычсызлыгы буенча Баш дәүләт инспекторы Таһир Кәримуллин белдерде.
Матбугат конференциясендә шулай ук ТР буенча эчке эшләр министрлыгының җәмәгать иминлеге милициясе башлыгы урынбасары Василий Соколов, Казан дәүләт дары заводының җитештерү буенча директоры Александр Лившиц, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының эшләр идарәчесе Ирек Рәимов катнашты.
Т.Кәримуллин сүзләренчә, ел саен декабрь һәм гыйнвар айлары күпләп янгын очракларына һәм кеше үлеменә китергән айлар булып санала. Шулай итеп, 2008 елның 1 декабреннән 2009 елның 31 гыйнварына кадәр 828 янгын чыккан. Нәтиҗәдә, 90 кеше үлгән, яки агымдагы елда үлгән гражданнарның гомуми санының 41,6 проценты дигән сүз. Янгыннарның күбесе 1–10 гыйнварда чыга, аларның саны гадәти көннәр белән чагыштырганда 33,3 процентка арта.
Моның белән бәйле рәвештә. Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе тарафыннан яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү вакытында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар планын эшләнгән. 2009 елның 15 декабреннән 2010 елның 10 гыйнварына кадәр янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен юридик, вазифаи затларның һәм гражданнарның җаваплылыгын арттырганнар. Гражданнарга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен 1 000–1500 сум штраф салына, ә вазифаи затларга – 2000–3000 мең сум, юридик затларга – 20–30 мең сумга кадәр.
Моннан тыш, тармак министрлыкларына яңа ел бәйрәмнәрен үткәргәндә янгын куркынычсызлыгы белән тәэмин итү өчен методик тәкъдимнәр юнәлдерелгән. Дәүләт янгын куркынычсызлыгы органнары тарафыннан җирле үзидарә органнары аша бәйрәм чаралары үткәрелә торган объектлар исемлеге ачыкланган. Татарстанда барлыгы 500гә якын урында бәйрәм чаралары узачак.
Бу көннәрдә Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан 2823 объектта профилактика чаралары үткәрелгән, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә кагылышлы 16 меңгә якын кагыйдә бозу ачыкланган. Нәтиҗәдә, 2336 вазифаи һәм 85 юридик зат административ җаваплылыкка тартылган. Моннан тыш, пиротехник эшләнмәләр саклаган һәм саткан 206 объект исәпкә алынган. 3 юридик һәм 71 вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылган. Пиротехник эшләнмәләр саклау һәм сату итү белән бәйле 2 эш материаллары судка җибәрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot