news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа ел бәйрәмнәре һәм кышкы каникуллар чорында 351 өстәмә поезд йөриячәк

Шуларның 5 се Мәскәү-Казан маршрутында хезмәт күрсәтә

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). “Россия тимер юллары” Яңа ел бәйрәмнәре һәм кышкы каникуллар чорында 351 өстәмә поезд билгеләде. Алар бу чорда 835 рейс ясаячак. Поездларның 270 тән артыгы ил эчендәге маршрутларда, 13 е- халыкара маршрутларда хезмәт күрсәтәчәк. Украина юнәлешенә -23, Белоруссиягә - 18, Эстониягә - 3, Молдовага 5 өстәмә поезд билгеләнә.

Өстәмә поездарның 5 се Мәскәү-Казан юнәлешенә йөриячәк. 231/232 нче поезд 26-30 декабрь һәм 2-12 гыйнвар көннәрендә хезмәт күрсәтә. 206/205 нче поезд хезмәтләреннән пассажирлар 24-30 декабрь көннәрендә, һәм 1-3, 5-11 гыйнвар көннәрендә файдалана алачак. 216/215 нче Мәскәү-Казан поезды 25 декабрьдә Татарстан башкаласыннан кузгала. 26 декабрьдә Мәскәүдән кире Казанга таба юл ала. Әлеге поезд 11 гыйнварга кадәр йөри. 566/565 нче поезд исә Россия башкаласына 30 декабрьдә җыенучылар өчен җайлы. Шул көнне Мәскәүгә юл алучы состав, 31 декабрьдә Мәскәүдән кабат Татарстан башкаласына юнәлә. Әлеге поезд шулай ук 10-11 гыйнварда Мәскәү белән Казан арасын бәйләячәк. Казаннан 29 декабрьдә кузгалып китүче 568/567 нче поездга килгәндә, ул Мәскәүдән 30 декабрьдә кабат юлга чыга.

253/254 нче Казан - Санкт-Петербург поезды да бәйрәм көннәрендә пассажирлар уңайлыгы өчен рейска кертелгән. Ул Казаннан 25,28 декабрь, 3,6,9 гыйнвар көннәрендә йөри. 26,29 декабрь, 4,7,10 гыйнвар көннәрендә шушы ук поездга утырып Санкт-Петербургтан Казанга кайтырга була.

25,28 декабрь көннәрендә һәм 3,6,9 гыйнварда Казан-Чабаксар-Санкт-Петербург юнәлешендә йөрүче пассажирлар өстәмә рәвештә билгеләнгән 253/254 нче поездыннан файдалана ала.










autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100