news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа ел бәйрәмнәре чорында татарстанлылар тынычлыгын 2000 полицейский саклаячак

Урамнарда патрульлек итүдән тыш, тәртип сакчылары күп кеше катнашучы чараларны да саклаячак.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Александр Елисеев). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе барышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча полиция җитәкчесенең җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Фәргать Мөхәммәтҗанов Яңа ел бәйрәмнәрендә татарстанлылар тынычлыгын 2000нән артык полицейский урамнарда патрульлек итеп саклаячаклары һәм күп кеше катнашучы чараларны да контрольдә тотачаклары турында сөйләде.

Шулай ук җәмәгать урыннарында тәртип саклау өчен Росгвардия көчләре, халык дружиналары һәм шәхси сак хезмәте хезмәткәрләре дә тартылачак.
Полиция хезмәткәрләре 163 чыршы шәһәрчеген (аларның 61е тәүлек буе эшләү каралган) саклаячак. Һәр көнне 400 тәртип сакчысы патрульлек итәчәк.
Раштуа бәйрәмендә 70 меңләп дин тотучы катнашуы көтелә. Бәйрәм 6 гыйнвардан 7 сенә каршы төндә булачак, 800 полиция хезмәткәре республиканың 251 чиркәвендә һәм гыйбадәт йортларында кизү торачак.

«Төп чыршы шәһәрчекләре алдан ук кинологлар һәм саперлар тарафыннан тикшереләчәк. Шунда ук барьерлар куелачак, ә кергәндә кунаклар метталодетектор белән тикшерелә. Гражданнарның әлеге эшкә аңлы карашта булуларын сорыйбыз», – дип билгеләп үтте Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча полиция җитәкчесенең җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Фәргать Мөхәммәтҗанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100