news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа ел бәйрәмендә ТНВ каналында татарча мюзикл, концерт һәм сериаллар була

31 декабрьдә 22:00 сәгатьтән соң «Менә ул бәхет», дигән мюзикл премьерасы булачак.

Яңа ел бәйрәмендә ТНВ каналында татарча мюзикл, концерт һәм сериаллар була
https://tnv.ru

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). ТНВ телеканалы Яңа ел программасы белнә таныштырды. Аны «Республика Яңа ел чыршысы-2022» ачып җибәрә.

Дәвам итеп, «Татарлар», «Халкым минем», «Мин» һәм башка тапшыруларның махсус Яңа ел чыгарылышлары була, дип хәбәр итә канал.

22:00 сәгатьтән соң «Менә ул бәхет», дигән мюзикл премьерасы булачак. Сценарий буенча, төп рольдәге кыз авылда яши, хат ташучы булып эшли. Хыялы — җырчы булу. Тик аңа гашыйк булган егет кенә моның белән риза түгел.

Мюзиклда Лэйна, Илназ Баһ, Алмаз һәм Зөлфирә Миразяновлар, диджей Радик һәм Айрат Сафин, Венера Ганиева, Раяз Фасыйхов, Гүзәлия, Рифат Зарипов, Алсу Фаракшина һәм Айдар Галимов кебек артистлар катнашты.

23:50 сәгатьтә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, 23:55 сәгатьтә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Яңа ел мөрәҗәгате яңгыраячак.

00:05 сәгатьтә популяр артистлар катнашындагы «Яңа елны ТНВ белән бергә каршылыйк!» дип аталган зур концерт.

1 гыйнвар 19:00 сәгатьтә IX «Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясе күрсәтелә. Быел татар эстрадасының 30 артисты «Алтын йолдыз» сынына лаек булды.

31 декабрь — 1 гыйнварда «Яңа ел төнендә» һәм «Сөю көтә йөрәк» татарча телевизион нәфис фильмнары була.

31 декабрь — 1 гыйнвар көннәрендә ТНВ телеканалы Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновларның — «Бир кулыңны, Ришат Төхвәтуллин — «Гомеремнең бер елы» һәм Эльмира Кәлимуллина концертларын күрсәтә.

2-9 гыйнвар көннәрендә 19:00 сәгатьтә ТНВ тамашачылары яратып өлгергән «Бер-бер хәл» сериалы күрсәтеләчәк. 40 сериядән торган сериал катнаш гаиләдә булган үзара мөнәсәбәтләрне яктырта. Тел, мәдәният, гореф-гадәтләр, дин мәсьәләләре алгы планга чыга. Төп максаты — тамашачыны милли һәм мәдәни традицияләр аша татар телен өйрәнүгә этәрү, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100