Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Яңа ел бәйрәменә Казанда 41 чыршы шәһәрчегендә күңел ачып булачак
Бу хакта Казан каласы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Гречанникова бәян итте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Казанда Яңа ел бәйрәменә 41 чыршы шәһәрчеге ачыла. Узып барган ел ТРда Парклар һәм скверлар елы булганга, андый объектлар мәйданчыкларын мөмкин кадәр киңрәк файдалану турында килешенгән.
Бүген Казан каласы җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә үткәрелгән “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталья Гречанникова республика башкаласында Яңа ел бәйрәме чаралары турында бәян итеп, шул хакта белдерде.
Аерым алганда, Казанның төп чыршысы саналган Меңьеллык паркында чыршы утларын 28 декабрьдән рәсми кабызу күздә тотыла. Башка еллардан аермалы буларак, аның төсле утлары, уенчыклары алыштырыла. “Хәер, чынлыкта, Казанның төп чыршысы юк дияргә була, чөнки “Экият” курчак театры янындагы Боз шәһәрчеге чыршысын күпләр башкаланың төп бизәге саный. Һава шартлары мөмкинлек биреп, суык булса, 29 декабрьдә ачылырга тиешле әлеге шәһәрчекнең темасы – “Снежная Королева” әкияте. Боз шәһәрчегендә исә таучыклар, лабиринтлар, әкият геройлары сурәтләнгән паннолар, сыннар барлыкка киләчәк, ләкин моның өчен һаваның суык булуы, ягъни һава температурасының минус булуы шарт.
Яңа елга Вахитов һәм Идел буе районнарында төп шәһәрчекләр “Черек күл” һәм Мәгубә Сыртланова урамындагы балалар паркларында, Татар дәүләт филармониясе янындагы паркта була, шулай ук торак микрорайоннарында 18 декабрьдән 7 чыршы комплексы ачыла.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында чыршы шәһәрчекләре яңартылган “Крылья Советов” паркында 24 декабрьдә, “Континент”та (Ямашев просп.) 27се эшли башлый, чыршы комплекслары исә 21еннән Авиатөзелеш районының Сухая Река, Кадышево, Северный, Борисоглебское бистәләрендә һәм Яңа Савинның 3 торак микрорайонында халыкны үзенә җыя башлый. Беренче тапкыр буларак “КМПО” ААҖ каршында да быел Яңа ел мәйданчыгы гамәлдә була, ул 26сы көнне тантаналы ачылып, концерт программасы тәкъдим ителә, коймаклы, чәйле сәүдә рәтләре эшли.
Киров районы үзәк чыршысы 24е Петров паркында эшли башлый. Мәскәү районының яңартылган “Наратлык” паркында “Казаньоргсинтез” ГАҖ ярдәме белән 20 метрлы ясалма чыршы куела, сәүдә рәтләренә дип декоратив йортлар урнаштырыла. 28 һәм 29 декабрьдә биредә Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте”Экоград” ҖЧҖ белән бергә кышкы интерактив шоу уздыра. 22-28 декабрьдә шушы районнарда Левченко, Красная Горка, Залесный, Юдино торак массивларында, Жилплощадка торак комплексында, шулай ук Урицкий паркында, Бишбалта бистәсенең Балыкчы бакчасында чыршы шәһәрчекләре ачылып, бәйрәм чаралары үткәрелә.
Совет районында исә Совет мәйданындагы сквер бәйрәмгә яңача бизәлә. 19 декабрьдән Яңа ел шәһәрчекләрендә тамашалар “Азино-1”, “Азино-2”, Танкодром, Үзәк, Нагорный, XXI гасыр, Вознесенское микрорайоннарында башланып, Дәрвишләр бистәсендә “Яңа ел маҗаралары” шоу-программасы белән тәмамлана. “Мега” сәүдә үзәге каршында быел да олысы-кечесе өчен “Кышкы бульвар” - Яңа ел спорт-күңел ачу мәйданчыгы эшләргә тиеш, “Казан Арена” стадионы янында – “NEFIS халык шугалагы” эшләвен дәвам иттерә, дип сөйләде Наталья Гречанникова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз