Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яңа ел бәйрәме тирәсендә торган урынын ташлап чыгып киткән үсмерләрнең яртысы - дәүләт учреждениесеннән
Балигъ булмаганнар тарафыннан 3 җинаять кылынган, шуларның 2се – кеше үтерү очрагы
(Казан, 5 гыйнвар, “Татар-информ”). Яңа ел тирәсендә яшүсмерләр тарафыннан 3 җинаять кылынган, шуларның 2се – кеше үтерү очрагы, 1се – талау.
28 декабрьдан 3 гыйнварга кадәр арада 7 үсмер торган урынын ташлап чыгып киткән, шуларның яртысы – дәүләт учреждениесеннән, мәсәлән, Бөгелмә, Чистай балалар йортларыннан һәм Алексеевск приютыннан. Аерым алганда, 4 очракта яшүсмерләрнең яшәү урыннарын инде беренче генә ташлап китүләре түгел.
Бу хакта бүген матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибе сакчылыгы буенча полиция башлыгы урынбасары полковник Василий Соколов белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз