news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа ел - бүләкләр һәм очрашулар чоры

Яңа ел - бүләкләр һәм очрашулар чоры

(Чаллы, 29 декабрь, «Татар–информ»). Яңа ел алдыннан Чаллының "Мәрхәмәт" балалар йортында тәрбияләнүчеләр шәһәр хакимияте башлыгы Илдар Халиковтан татлы бүләкләр һәм яңа компьютер, шулай ук иганәче - "Тулпар" сәүдә йортыннан (Автозавод базары) синтезатор алды.

Чаллы хакимиятенең матбугат үзәгендә хәбәр итүләренчә, балалар йортында шәһәр башлыгы белән нәниләр очрашуы күңелле үткән. Балалар кунакларга башта уен залларын, компьютер кабинетын, физиокабинет, саунаны, соңыннан исә, үз сәләтләрен күрсәткән - шигырьләр сөйләгән, җырлаган һәм биегән. "Мәрхәмәт"тә чын талантлар үсә. Балалар йортының бию ансамбле ел саен республика һәм бөтенроссия конкурсларында бүләкле урыннар яулый. Биредә фитнесс-аэробика белән актив шөгыльләнәләр.

Балалар йортында бәйрәм Кыш бабай, Кар кызы, тылсымчы Кыш, шәһәр башлыгы һәм "Тулпар" җитәкчеләре катнашында күңелле әйлән-бәйләм белән тәмамланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot