news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа ел «бүләге»

Яңа ел «бүләге»

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Фоат Уразаев). Кичә ТР Югары Суды Татарстан Республикасының «Латин графикасы нигезендә татар алфавитын торгызу турында»гы 1999 елның сентябрендә кабул ителгән Законын федераль законнарга каршы килү сәбәпле гамәлдән чыккан дип тапты. Бу хакта ТР Югары Судына дәгъва белән Татарстан прокуроры мөрәҗәгать иткән булган.

Билгеле булганча, РФ Конституция суды «Россия Федерациясе халыклары телләре турында»гы РФ Законының 3 нче маддәсенә 2002 елның декабрендә кертелгән (Россиядә яшәүче халыкларның язмаларында кириллицадан башка графиканы Мәскәү рөхсәтеннән башка куллануны тыя торган) шовинистик рухтагы төзәтмәләрне яклаучы сәяси карарын агымдагы елның 16 ноябрендә игълан итте. Әмма югарыда телгә алынган төзәтмә һәм әлеге карар Россиядә яшәүче халыкларның аерылгысыз хокукларына кизәнү булып тора, шуның белән бергә алар халыкара хокук нормаларына, шул исәптән милли азчылыклар турындагы Аурупа конвенциясенә дә каршы килә.

Икенче яктан, милләтләрнең кагылгысыз хокукларына кизәнү һәм халыкара хокук нормаларын санга сукмау Россиядә яшәүче халыкларның үзара аңлашып, дус һәм тату яшәвенә комачаулый, илдә ватандашлар җәмгыяте булдыруга каршы юнәлдерелгән адым булып тора. Чөнки милләтләрнең элементар хокуклары санга сугылмаган илдә бервакытта да чын мәгънәсендәге ватандашлар җәмгыяте төзеп булмаячак. Мондый шартларда бериш Мәскәү сәясәтчеләренең Латвиядә рус теленең хокукларын яклап лаф оруы да милләт хокукларыннан көлү булып кына яңгырый. Һәрхәлдә, латышлар әле рус теленә үз графикаларын көчләп тагуга кадәр барып җитмәгән...

Шулай итеп, ТР Югары суды татарларга үзенчәлекле Яңа ел «бүләге» әзерләгән булып чыкты. Ләкин татар халкы бит Татарстан яки Россия кысалары белән генә чикләнми. Урта Азиядә һәм Көнбатыш илләрендә яшәүче шактый гына милләттәшләребез инде бүген үк латин графикасы мохитендә яши. Ә гомумтатар язмасында латин графикасына кайту турындагы карар Бөтендөнья татар конгрессының икенче корылтаенда барлык татарлар исеменнән дә кабул ителде. Шуңа күрә бүген инде бу карарны гамәлгә ашыру Россиядә иҗтимагый тәртиптә башланды. Төрле төбәкләрдәге 50дән артык милли оешма, «Латин Фронты» дигән иҗтимагый хәрәкәткә берләшеп, үзара аралашуда һәм Интернет системасында латин графикасына күчәргә карар кылды. Шуның белән бергә, Россиядә яшәүче халыклар үз хокуклары өчен көрәшне халыкара хокук нормаларына таянып та дәвам итәчәк. Кыскасы, милләтләрнең үз хокукларын гамәлгә ашыруында кемнәрнеңдер мәкерле планнары берничек тә киртә була алмый.

news_right_1
news_right_2
news_bot