news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа ел алдыннан Татарстанда кредит алучылар саны кимегән

Кредит карталарыннан файдалану исә Татарстанда 13,7 процентка арткан.

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”). Экспертлар әйтүенчә, Татарстанда һәм Чуашиядә кредитлау планында аз булса да, кимү күзәтелгән. Шул ук вакытта бу төбәкләрдә кредит карталарыннан файдаланучыларның саны арткан. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә. 

Экспертлар россиялеләр арасында Яңа ел алдыннан кулланучылар кредитын алучыларны санаган. 2016 елның декабрендә аларның саны 2015 елның шушы вакыты белән чагыштырганда 5,5 процентка, ә кредит карталары буенча 6,6 процентка арткан. Әмма акча күләме 1,5 һәм 12,8 процентка төшкән, дип хәбәр итә Кредитлар тарихының милли бюросы.

Икенче төрле әйкәндә, халык кредитны ешрак ала башлаган, әмма алынган акчаның суммасы кимегән.

Идел буе федераль округына килгәндә, монда яшүчеләр тулаем илдән аермалы буларак кредит карталарыннан сирәгрәк файдалана башлаган. Бу сан 2,4 процентка төшкән. Халык аны банклардагы тардицион заемнар белән алмаштырган. Анысы бөтен Россия белән чагыштырганда 7,4 процент үсеш күрсәткән.

Үткән ел белән чагыштырганда Самара, Саратов, Пенза, Түбән Новгород өлкәләрендә кредитлау планында үсеш булса, Татарстан һәм Чуашиядә аз гына кимү күзәтелгән. Ләкин бу республикаларда кредит карталарыннан файдалану беренчесендә – 13,7 һәм икенчесендә 7,5 процентка арткан.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100