news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа ел алдыннан Татарстан урманчылары чыршыларны саклый

Әгәр урман хуҗалыгына 5 мең сум һәм аннан да күбрәк суммага зыян китерүчеләргә карата җинаять эше ачарга мөмкиннәр.

(Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”) 20-31 декабрьдә Татарстанда чыршы һәм наратлар үскән урманнарны аеруча сак астында торачак, дип хәбәр итә республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Закон бозып, урманнарда чыршыларга кул сузган кешеләргә карата административ хокук бозу турында беркетмәләр тутырылачак. Әгәр дә урман хуҗалыгына 5 мең сум һәм аннан да күбрәк суммага зыян китерелсә, җинаять эше ачарга мөмкиннәр.

Урманчылар Яңа ел алдыннан урманнарда чыршы һәм наратларны рөхсәтсез кисү күренешләрен кисәтү өчен 1 декабрьдән халык арасында аңлату эшләре алып бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot