news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа ел алдыннан Казаннан Чаллыга һәм Пермьгә өстәмә автобуслар җибәреләчәк

Өстәмә рейслар 29, 30 һәм 31 декабрьгә билгеләнгән.

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Яңа ел алдыннан Казанның «Восточный» автовокзалыннан Чаллыга һәм Пермьгә өстәмә автобуслар җибәреләчәк. Бу турыда Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чаллыга өстәмә автобуслар 29, 30 һәм 31 декабрьдә һәр 2 сәгать саен кузгалачак. Казаннан автошәһәргә кадәр билет бәясе 400 сум торачак.

Пермьгә рейслар 30 декабрьдә 18.30 сәгатькә һәм 31 декабрьдә 8.00 сәгатькә билгеләнгән. Билет бәясе – 1300 сум.

Билетларны «Восточный» автовокзалы сайтында, шулай ук аның мобиль кушымтасы аша сатып алырга мөмкин. Билетлар сатыла башлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot