Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Яңа дулкын // ТАТАР КЫЗЫ АМЕРИКАДА ҖЫРЛАП КАЙТТЫ // 27 декабрь, № 52
Яңа дулкын // ТАТАР КЫЗЫ АМЕРИКАДА ҖЫРЛАП КАЙТТЫ // 27 декабрь, № 52
Адәм баласына талант дигән илаһи кодрәт тумыштан бирелә икән, бервакыт иртәме-соңмы ул гөлт итеп кабына. Кемнеңдер Ходай биргән сәләте балачактан ук балкый башларга мөмкин, ә кемнеңдер күпмедер еллар үткәч, уйламаган-көтмәгәндә ачылып китүе дә ихтимал.

Уфада яшәүче талантлы татар кызы Роза Мәмлиева белән якыннанрак танышкач, шушы хакыйкатькә тагын бер кат инандым. 21 яшенә кадәр җырлар башкару белән бө-тенләй мавыкмаган, төгәл фәннәр буенча белем алып, техник һөнәр сайлаган Роза, һич уйламаганда, үзендә җырлар башкару ихтыяҗын ача. Бу ихтыяҗ аның бар тынычлыгын ала. Көне-төне дигәндәй шул хакта уйлана ул һәм... җырлый да башлый.
Роза Мәмлиева 1978 елда Уфада туа. Башта 15 нче урта мәктәптә, аннан соң башкаладагы 1 нче политология гимназиясендә белем ала. Күбрәк төгәл фәннәргә тартылган Роза, мәктәпне тәмамлаганнан соң, Уфа авиация-техник университетына укырга керә. Биредә иң абруйлы информатика факультетында укый һәм “Икътисадта математика алымнары” белгечлеге буенча диплом ала.
Роза бик тырыш кеше, кайбер студентлар кебек көн үтсенгә генә йөрми ул. Гел яңалыкка омтылучан кыз, бишенче курста укыганда, Америка Кушма Штатларына диплом алды практикасына китә. Бер елга якын вакыт эчендә үзе өчен әллә күпме файда ала анда Роза. Инглизчәсен тагын да ныграк шомарта, үз һөнәре буенча да бай тәҗрибә туплый. Америкада ул башта Колорадода, аннан Нью-Йоркта яши. Уфадан килгән кыз андагы фаҗигане дә үз күзләре белән күреп, нык тетрәнү кичерә. 2001 елның 11 сентябрендә Нью-Йорктагы террор гамәл-ләреннән соң биналарның җимерелүен янәшәдән генә күзәтә. Роза диплом алды күнекмәләре алган компания бинасы да күккә ашкан “игезәк” манараларга якында гына урнашкан икән.
Америкадан кайткач, гыйлемле кыз башкаладагы “Виртуоз” исемле реклама-аналитика үзәгенә эшкә килә. Биредә заманча эшли белүче яшь хезмәткәрләрне генә кабул итәләр. Бу фирмада Роза туташ тиз арада үз кешегә әйләнә һәм аны маркетинг бүлеге мөдире вазифасына күтәрәләр. Әлеге ширкәт җи-тәкчеләре аны бизнес буенча көчле аналитик диләр.
Сәнгатьтән, гомумән, гуманитар өлкәләрдән ерак торган Роза туташ бермәлне үзендә (әйткәнемчә, егерме яшьтән соң) җырчы талантын ача. Кем әйтмешли, аның күңеле җырлый. Күңеленә ияреп үзе дә җырлый. Роза үзе өчен генә түгел, ә тамашачыларга да үз җырларын җиткерерлек дә-рәҗәдә җырлар башкаруны максат итеп куя. Шуннан соң, аның бу юнәлештә җитди шө-гыльләнә башлавы гаҗәп тә түгел. Үзенә вокал буенча бераз булса да гыйлем эстәү өчен, башта Уфа дәүләт сәнгать институтындагы бер укытучыдан дәресләр ала, ә әлеге көндә Башкорт дәүләт опера һәм балет театрындагы танылган җырчы Лиана Шәйхисламова ярдәмендә вокал осталыгын арттыра.
Роза Мәмлиеваның җырлары язылган компакт-тәлинкә дә чыккан инде. Билгеле, ул әле сатуга чыгарырлык күп күләмдә түгел, шулай да аны тыңлаганнан соң, чынлап та маркетинг бүлеге җитәкчесе булган белгечнең киләчәктә зур җырчыга әвереләчәгенә дә ышаныч ныгый. Әлеге альбомда Роза туташның татар, инглиз, француз һәм рус телләрендәге җырлары язылган. Уфа кызы булса да, татарчасы да ярыйсы ук яхшы. Аның башкаруындагы “Син сазыңны уйнадың”, “Керим әле урманнарга” дигән җырларыбыз бик тә үзенчәлекле яңгырый. Шәхсән үзем бу язмаларны рәхәтләнеп, исем китеп тыңладым.
Киләчәктә талантлы татар кызы һәртөрле җыр конкурсларында катнашырга тели. Татарстанда үтүче татар җырлары конкурслары да үзенә ымсындырып тора аны, димәк алдагы елларда аны Казан сәхнәләрендә дә күрербез, шәт. Әле ноябрь аенда Роза Мәмлиева Америка Кушма Штатларында ун көн булып, анда бер конкурста катнашып та кайтты инде. Шушы сәфәреннән Уфага кайтып төшкәч, без Роза туташ белән күрешеп, аңа берничә сорау бирдек.
– Роза туташ, АКШтагы җыр конкурсына ничек барып чыктыгыз? Ничек үтте ул?
– Нью-Йорктагы Халыкара милли музыка фестиваленә алдан ук сайлап алу турындагы хәбәрне интернеттан укып белдем. Анда бару өчен сынау үтәргә кирәк иде. Мин үзем башкарган җыр язмаларын Америкага җибәрдем һәм чакыру алдым. Әлбәттә, иң элек анда үтәчәгемә зур өметләр дә багламаган идем, ни өчен дигәндә, һөнәри җырчы да түгелмен, аннан бар дөньядан кемнәр генә катнашмыйдыр анда дип уйладым. Шулай да, бәхетемә мин Америкадагы җыр бәйрәменә бару хокукын алдым. Иң кызыгы шунда: бик дәрәҗәле бу конкурста Россиядән бердәнбер мин генә катнаштым.
– Фестивальдә нинди җырлар башкардыгыз?
– Бу конкурста фестиваль шартларына ярашлы өч җыр башкардым. “Син сазыңны уйнадың” исемле җырны татар телендә башкардым. Икенче җыр итеп Селин Дионның киң билгеле бер җырын җырладым. Ин-глизчә башкарган ул җырны да тамашачылар яратып кабул итте. Ә өченче җырымның көе татарныкы булса, сүзләре ин-глизчә иде. Ул әсәр дә бик кызыклы яңгырады, диделәр. Гомумән, конкурста уңышлы чыгышымны билгеләделәр һәм киләчәктә тагын да фестивальләргә чакырачакларын әйттеләр. Хәзер минем сәнгать дөньясына керүемдә үзенчә бер “яшел ут” кабынды.
– Нью-Йоркта татарлар да шактый яши, алар белән дә күрешә алдыгызмы?
– Ул бәхет тә тиде. Анда безнең милләттәшләрнең үз җәм-гыятьләре дә бар икәнен алдан ук белеп барган идем. Америка татарлары ассоциациясе Квинсе шәһәрендә урнашкан. Шунда алып бардылар. Анда милләт-тәшләребез алдында кечкенә генә концерт бирдем. Бик яратып тыңладылар. “Керим әле урманнарга”, “Син сазыңны уйнадың”, “Сандугач” кебек татар халык җырларын башкарганда күпләрнең күзләренә яшьләр килде. Соңыннан барысы да мине килеп кочаклап, рәхмәт-ләрен әйттеләр. Мин дә аларга үземнең җырлар язылган компакт-тәлинкәләремне, автографлар язып, бүләк иттем.
– Роза туташ, гадәттә, җырчылык сәләте күп кешеләрдә балачактан ук “бөреләнә”, ә Сезнең җыр-моңнар башкаруга тартылуыгыз егерме яшьтән соң гына башланган дип беләм. Димәк, Сез үзегездә җырлау сәләтен үзегез дә белмичә йөргәнсез булып чыга түгелме?
— (Көлә.) Димәк, минем бу сәләтем һәм ихтыяҗым егерме ел буе “йоклаган” булып чыгадыр инде. Егермегә җиткәч, йокысыннан уяттым мин аны. Ә җитдирәк итеп әйткәндә, минем мәктәптә укыганда да, университетта да аерым чыгып җырлар башкарганым булмады. Күмәк концертларда, хорда-фәлән генә җырлаштыргалаган бар иде инде ул.
– Сездә җырлау теләге ничек килеп чыкты соң һәм җырларыгызны альбомга яздыру, гомумән, җыр-моңга тартылу?
– Сезгә бәлки сәер дә тоелыр, әмма бу шулай: бер көн уянып киттем һәм минем җыр сәнгатенә “чумасым” килде. Үзем өчен генә элек тә гел, кем әйтмешли, авыз эченнән моң сузып, көйләп йөри идем. Ә кинәт кенә, төп эшемнән тыш, җыр сәнгатендә дә үземне сынап карарга кирәк дигән сәер бер теләк бимазалый башлады. Мин тормышта бик максатчан кеше. Нәрсә теләсәм, гадәттә шуны тормышка ашырам да куям. Ләкин тумыштан талантың булмаса, нинди генә максатчан булсаң да, матур итеп, моңлы итеп җырлый алмыйсың. Ә мин бу “авантюра”га ничектер җырлый алырмын кебек ышаныч белән тотындым. Җырга сә-ләтем барлыгын белү өчен мин иң элек сәнгать белгечләре, җырчылар белән очраштым. Тыңлап караганнан соң, алар: “Кара әле кызый, син бик өметле генә күренәсең бит, әйдә ныклап шөгыльлән, тавышыңны ачыйк”,– диделәр. Мондый сүзләрдән соң үземә ышаныч тагын да артты. Менә шуннан бирле тавышымны шомартып йөрим инде.
– Роза, җырларыңны тыңлап караганнан соң, бүгеннән зур сәхнәләргә чыгып җырларлык моңлы һәм көчле тавышың барлыгы тоела. Бәлки, концертларда да чыгыш ясый башларга вакыт җиткәндер.
— Сәхнәгә чыгарга беркайчан да соң түгел ул. Башта вокал буенча нык кына белем һәм тәҗрибә туплау максатын куйган идем. Хәзер инде менә сынау рәвешендә үз җырларымнан тулы бер компакт-тәлинкә чыгардык. Язмаларны “Айдар” театр-студиясендә талантлы аранжировкачы Александр Карташов белән эшләдек. Анда татар, рус, инглиз, француз телләрендәге җырлар керде. Ә концертларда катнашуга килгәндә, киләчәктә бу мөмкин хәл дип уйлыйм. Җырлау теләгем көннән-көн көчәя. Алла боерса, бәлки шул ук “Айдар” театр-студиясе концертларында катнашкалармын. Алар үзләре моңа фатыйха бирсә, әлбәттә.
– Роза, Сез шәһәр кызы, шуңа да карамастан, татар телендә дә яхшы сөй-ләшәсез. Шулай да фикер йөртү, җырлар җырлау нигездә русчарактыр, шулай бит. Шәһәрдә үскән балалар төнге төшләрен дә русча күрә, диләр.
– Беләсезме, татар теле минем өчен ят түгел. Әтием Рөстәм дә, әнием Илера да өйдә, нигездә, татарча гына сөйләшәләр. Шуннан бәләкәй чакларда без җәй көннәрен энем Марат белән айлар буе авылда — дәү әти белән дәү әни янында үткәрә идек. Анда татарчаны су урынына эчәсең инде.
– Аннан сезнең тамырларыгыз да морзалар нәселенә барып тоташа. Ни дисәң дә, Мәмлиевлар һәр-чак үз телен һәм динен саклаган ич. Димәк, әле дә милли үзаң көчле.
– Анысы дөрес инде. Гаиләдә үз телеңә хөрмәт тәрбияләнсә, балалар телне белеп һәм яратып үсә. Минем репертуарымда да татарча җырлар зур урын биләячәк. Әле менә яңа җырлар иҗат итү өчен шагыйрь Рамил Чурагулов белән һәм кайбер композиторлар белән хезмәттәшлек итә башладым.
– Ярый, Роза туташ, уй-ниятләрегез чынга ашсын. Татар халкының яңа сәнгать йолдызы булып балкырга язсын сезгә.
— Җылы теләкләрегезгә рәх-мәт. Җыр-моңнарыбыздан ае-рылмый яшик!
Фәнис ФӘТХИ әзерләде.
Автор фотосы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз