Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Яңа дулкын” фестивале Юрмаладан Сочига күчә
Бу — Латвия һәм Юрмала миллионлаган евро югалта дигән сүз
(Рига, 12 гыйнвар, “Татар-информ”, Дмитрий Родионов). “Яңа дулкын” фестивале Юрмаладан Сочига күчә. Конкурсны оештыручыларның шундый нәтиҗәгә килүе хакында “Российская газета”га Краснодар өлкәсе хакимиятенә бирелгән мәгълүматларга сылтама белән, “tvnet.lv” хәбәр итә.
Конкурсның президенты Игорь Крутой сүзләренчә, бәйгене уздыру урыны итеп Кырым, Сочи, Баку, Калининград һәм Казан каралган булган.
“Олимпиада-2014”тән “мирас” булып калган заманча инфраструктура булу сәбәпле, Сочи шәһәре сайланылган.
Бу конкурсның башка шәһәргә күчүе Юрмала һәм Латвия өчен миллионлаган евроны югалту дигән сүз, чөнки хәлле россиялеләр Юрмалада арендага торак алырга теләмәячәкләр. Еллык керемнең 95 процентын җәйге сезонда туплаган Юрмала эшмәкәрләрен дә зур югалтулар көтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз