news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Яңа дулкын"да Йолдыз Миңнуллина шигъриятен хәтерләткән 27 шигырь яңгырады

"Яңа дулкын" шигъри бәйгесендә пессимистик шигырьләр өстенлек итте - шагыйрәләрнең берсе сәхнәгә элмәк күтәреп чыкты.

“Яңа дулкын"да Йолдыз Миңнуллина шигъриятен хәтерләткән 27 шигырь яңгырады
Рамиль Гали

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Калеб" иҗат берләшмәсе тәкъдим иткән "Яңа дулкын” шигъри спектакль бүгенге яшь шагыйрьләрнең кумиры Йолдыз Миңнуллина булуын тагын бер кат раслады. Чөнки кичәдә Йолдыз Миңнуллина шигъриятен хәтерләткән 27 шигырь яңгырады. “Без мондый шигырьләр язмый идек. Болар яшьли өлгергән. Бөтенесе Йолдыз Миңнуллинага иярә. Гел шуныңча укыйлар”, - диде кичәнең кунагы, күренекле шагыйрь, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Газинур Морат “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Сәхнәгә “Калеб. Яңа дулкын” иҗади берләшмәсе сайлап алган ун авторның тугызы чыкты. Берсе - Римма Фаррахова - Алабуга яшәве сәбәпле репетицияләрдә катнаша алмаган. Галиаскәр Камал театрының баш реҗиссеры Фәрит Бикчәнтаевның укучысы Әминә Миндиярова яшь иҗатчылар - Эльнар Байназаров, Ләйлә Хәбибуллина, Гөлүсә Шиһапова, Азат Миргаязов, Гөлзилә Гафурова, Гөлназ Газизова, Алсу Сәлахова, Гүзәл Закирова, Эльвира Рафикова белән шигъри спектакль куйган. Шигъри-музыкаль спектакльдә яшь шагыйрьләр белән беррәттән яшь композиторлар - Ләйсән Абдуллина, Ильяс Камал, Динә Хәкимова, Алсу Сөнгатуллина, Миләүшә Хәйруллиналар да катнашты. Композиторларның җитәкчесе – Эльмир Низамов.

Яшь шагыйрьләр спектакльнең беренче “Төшенкелек” бүлегендә шигырьләрен “Ышаныч телефоны”на укыдылар, икенче “Эзләнү” бүлегендә дә төшенкелек хөкем сөрә иде, кызларның берсе элмәк тә күтәреп чыкты. Өченче бүлек “Өмет” дип аталды. Өмет бишек образында гына күренде. Сәхнәдә яшь шагыйрьләр арасында муза (илһам, фәрештә) образында ялаканяклы нәни кыз бала йөрде...

“Дөнья бит ул егет ташлауга гына кайтып калмыйдыр. Яшьлек бит ул үзе ажгырып тора. Ә монда - пессимизм. Бәлки бу бер төрле шаукымдыр. - диде шигырьләрдәге төшенкелеккә аптыраган балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрапова. - Миңа аларда образлар көчле булуы ошады, киләчәктә, бәлки, алар милләткә хезмәт итәрлек әсәрләр язарлар дип өметләнәм”.

“18 яшендә мәхәббәт өчен асылынып үләмме, үземне яндыраммы дип утырып еламыйлар. Андый мәхәббәтләр була ул. 18 яшьтә үз эчеңдә казынмыйлар – чәчәк аталар”, дип сүзен шаяртып башлады “Мәдәни җомга” газетасы баш мөхәррире, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Вахит Имамов. Аннары: “Киләчәк шигъриятен күрмәдем әле, - дип сүзен җитди дәвам итте ул. - Ркаиллар, яшь булса да Рүзәл Мөхәммәтшиннар дәвамын күрдем дип сөенә алмыйм. Әлбәттә, мин боларның һәрберсеннән милләтче ясарга җыенмыйм, ләкин милләт турында уйланмаган шагыйрь ул шагыйрь түгел. Беренче урында – милләт”.

Яшьләр арасында еш булучы шагыйрь, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла фикерен әйтмәде.

Шунысы да игътибарга лаек, Йолдыз Миңнуллина һәм аның яшьтәшләре моннан нәкъ ун ел элек беренче яңа дулкын булып шагыйрь Зөлфәтнең юбилей кичәсендә сәхнәгә чыккан булганнар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100