news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Яңа дулкын" бәйгесе тамашачыларны шигырь укырга өйрәтте - "Калеб"не оештыручылар

Яшь шагыйрьләрнең иҗатын хөкемдарлар бәяләве тамашачыларны шигырьне анализларга өйрәтә, дип саный "Яңа дулкын" яшь шагыйрьләр бәйгесен оештыручылар.

(Казан, 21 ноябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). "Калеб. Яңа дулкын" яшь татар шагыйрьләренең иҗат бәйгесе тамашачыларны шигырьне кабул итәргә, анализларга, дөрес итеп укырга өйрәтә. Бу фикер бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында оештырылган матбугат конференциясендә бәйгене оештыручылар тарафыннан әйтелде.

"Калеб. Яңа дулкын" бәйгесенең сайлап алу туры яшь иҗатчыларның үз шигырьләрен укуыннан һәм хөкемдарларның әлеге шигырьләрне бәяләвеннән гыйбарәт иде. Хөкемдарлар – язучы, шагыйрь, әдәбият галиме Галимҗан Гыйльманов, рәссам Булат Гыйльванов, шагыйрә Илсөяр Ихсанова, композитор Эльмир Низамов, кинорежиссер Илшат Рәхимбай, язучы Фәүзия Бәйрәмова, шигырьләргә бәя биреп, аларның икенче турга узу-узмавын хәл итте. 

Белгечләрнең шигырьләрне ничек анализлаганын күреп, тамашачылар да аларны дөрес кабул итәргә өйрәнә. Бәйгенең форматы шуның белән уңышлы, диде "Калеб" яңа буын җыенын оештыручыларның берсе, шагыйрә, "Ялкын" журналының баш мөхәррире Йолдыз Миңнуллина. 

Бу фикерне проект идеясе авторы, Казан дәүләт консерваториясе доценты, ТНВ телеканалы журналисты Гүзәл Сәгыйтова да куәтләде. "Кичәдән соң тамашачылар килеп, "без шигырьне болай гына укый идек, ә белгечләр әллә нәрсәләргә игътибар итә икән, эчтәлегенә тирән анализ ясый икән", – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100