news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа дулкын // “АЛЬБИНА” ҖЫР СТУДИЯСЕ КУНАКЛАР ҖЫЙДЫ

Яңа дулкын // “АЛЬБИНА” ҖЫР СТУДИЯСЕ КУНАКЛАР ҖЫЙДЫ

Башкортстанда яшәп иҗат итүче танылган татар композиторы һәм җырчысы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Альбина Имаева бу көннәрдә күңелле мәшәкатьләр белән мәшгуль.

Туймазы районында туып үскән һәм гомере буе Туймазы шәһәрендә яшәп иҗат иткән бу талантлы ханым үзе оештырган “Альбина” җыр студиясенең 10 еллык юбилее концертларын башлап җибәрә. Өр-яңа программаның тәүге тамашасын Альбина ханым үзенең туган шәһәрендә 5 ноябрь көнне тәкъдим итте. Ә алда башка төбәкләргә гастрольләр көтелә.Альбина Имаеваның җыр сәнгатенә килүе балачагыннан ук башлана. Кечкенәдән үк җыр-моңга тартылган сәләтле кызга әти-әнисе пианино алып бирә. Туймазыдагы музыка мәктәбендә тәүге музыка серләренә өйрәнгән кыз, күршедәге Октябрьски шәһәрен-дә музыка училищесы ачылуын ишетү белән, анда бара. Кызның төрле музыка коралларында оста уйнавын һәм матур җырлавын ишеткән мөгаллимнәр аны һич икеләнүсез укырга кабул итәләр.

Училищеда укыганда ук Альбина Имаева тәүге җырларын яза башлый. Уфага килеп, тәҗрибәле, танылган композиторларыбызга үзе язган әсәрләрен күрсәткәч, аңа иҗатын дәвам итәргә киңәш итәләр. Шул чакта иң кадерле киңәшне Альбинага күренекле композитор Рим Хәсәнов бирә: “Әгәр халкыңның сине композитор итеп тануын теләсәң, туган телеңдә яз”, – ди ул. Менә шуннан соң Альбина ханым татар һәм башкорт шагыйрьләре белән тыгыз хезмәттәшлеген башлый һәм берсеннән-берсе матур җырларын тудыра.

Альбина Имаеваның җыр сән-гатен сөючеләргә ныклап танылуы “Аның моңы” дигән җырдан башланды дисәң, һич хата булмас. Күренекле шагыйрь Роберт Миңнуллинның шул исемдәге шигыре кулына килеп кергәч, талантлы композитор бу әсәрне нәкъ менә үзенең газиз әтисенә багышлап язылган кебек кабул итә. Ихлас күңелдән язылган җырның гомере дә озын була. Дистә еллар җырланса да, һаман да искерми ул җыр, аны һәр кеше үз әтисенә багышлап язылган кебек кабул итә.

Альбина ханым өлкәннәр өчен генә түгел, балалар өчен дә бик күп җырлар яза. 30 ел буе балалар музыка мәктәбендә укыту аңа кечкенәләрнең һәм үсмерләрнең дөньясын яхшырак аңларга мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә, бер-бер артлы искиткеч матур җырлар туа. Ә бит балалар өчен җыр язу җиңел эш түгел, аңа һәммә композитор алынмый. Ә Альбина ханым, балалар өчен махсус яза торгач, бу өлкәдә иң атаклы иҗатчыга да әйләнеп китә. 1998 елда ул хәтта фортепиано өчен “Якты моң” дип исемләнгән ноталы җырлар җыентыгын да нәшер итеп чыгара.

Альбина Азат кызы – бик актив һәм дәрманлы кеше. Төп эшеннән һәм илһамлы иҗатыннан тыш ул төрле иҗади бәйгеләр оештырырга да өлгерә. Мисал өчен, туксанынчы елларда аның башлангычы белән Туймазы шәһәрендә “Альбина” исемле җыр конкурслары оештырыла. “Альбина” җыр студиясе үткәргән бәйгеләр күп кенә халык талантларын ачыкларга һәм аларны дәртләндереп җибәрергә ярдәм итте. Мисал өчен, соңгы конкурста гына да 4 яшьтән алтмыш яшькә кадәрге 350 кеше катнашкан. Башкортстан районнарыннан гына түгел, ә Татарстаннан да үзешчән сәнгать осталары һәм балалар ансамбльләре килеп, үз сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеген алдылар ул бәйгедә.

“Альбина” җыр студиясенең 10 еллык юбилее уңаеннан Туймазыда үткәрелгән иҗат кичәсенә дә Уфадан, Казаннан, Чаллыдан һәм башка шәһәрләрдән Альбина Имаеваның иҗатташ дуслары һәм укучылары килде. Алар Альбина ханым язган җырларны башкарып, тынгысыз композиторга йөрәк түреннән чыккан җылы хисләрен җиткерделәр.

Менә шулай илһамланып иҗат итә татарның күпкырлы таланты, милләтнең булдыклы кызы. Әле аның иҗатының иң җимешле чоры. Димәк, киләчәктә бихисап матур җырлары белән Альбина ханым һәм аның иҗатташ дуслары тагын да сөендерерләр.

Лена МӘХМҮТОВА. Уфа.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100