news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә табиблары урып-җыюда эшләүче комбайнчыларны кайгырта

Атнасына ике тапкыр ФАП хезмәткәрләре ашыгыч ярдәм машинасында кыр-басуларга чыга.

(Яңа Чишмә, 2 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Урып-җыю эшләре башлангач, Яңа Чишмә районында игенчеләрнең сәламәтлеген контрольгә алганнар. Атнага ике тапкыр Яңа Чишмә үзәк район хастаханәсе табиблары басуларга чыгып, комбайнчы һәм авыл хуҗалыгы тармагының башка хезмәткәрләренең сәламәтлеген тикшерә. Бүген журналистлар пресс-тур барышында моңа үзләре дә инанды.

Бу үзенә күрә Яңа Чишмә табиблары керткән ноу-хау, башка районнарда әлегә мондый эш үткәрелми. Районда урып-җыюга 27 июльдә керешкәннәр. Комбайнчылар урак беткәнче медицина хезмәткәрләре химаясендә булачак.

Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе баш табибы Рафис Вафин әйтүенчә, мондый эш тәҗрибәсе былтыр башланган. "Быел бу тикшерүләр Татарстанда Ир-атлар сәламәтлеге кысаларында тагын да көчәйтелде", - ди ул. Районның 23 фельдшер-акушерлык пункты хезмәткәрләре икмәк игүчеләрнең кан басымын үлчиләр, ЭКГ төшерәләр. Кичектергесез ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен аптечкалар составы, гипертониядән интегүче затларда гипотензив препаратлар булу-булмавы тикшерелә. "Без шул рәвешле кешеләрдә үз сәламәтлекләренә игътибар тәрбиялибез. Урак вакытында гына түгел, чәчү вакытында тракторчылар янына да чыктык", - дип белдерде баш табиб.

Моннан тыш, табиблар йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү буенча лекцияләр укый. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләренә көчле миокард инфаркты һәм инсультка шик төшкәндә беренче ярдәм күрсәтү турында мәгълүмат белән буклетлар өләшенә. Шулай ук, табиблар челләдә үзеңне дөрес тоту буенча киңәшләр бирә.

  • Узган атнада табиблар 200 дән артык хезмәткәрне караган. 10 кешедә кан басымы күтәрелүе ачыкланган, аларга киңәшләр бирелгән.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100