news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Чишмә районының төп чыршысы ачылды

Бәйрәмдә Яңа ел бизәлеше смотр-конкурсына йомгак ясалды.

Яңа Чишмә районының төп чыршысы ачылды
http://novoshishminsk.ru/

(Яңа Чишмә районы, 28 декабрь, «Татар-информ», «Яңа Чишмә хәбәрләре», Азат Мусин). Яңа Чишмә районының төп чыршысын ачу тантанасында конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләделәр. Быел Мәдәният йорты каршындагы мәйдан матурайды — анда күп кенә боздан ясалган сыннар пәйда булды, кичләрен алар төрле төстәге утлар белән балкый, йөзләгән гирляндалар белән бизәлгән төп чыршы да бик матур күренә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бәйрәм Кыш Бабай һәм Кар кызы котлавыннан башланып китте. Аннан соң балалар мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән театральләштерелгән әкияти тамашаны карадылар.

Аннары район башлыгы Вячеслав Козлов мәйданга җыелучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

«Коронавирус пандемиясенә һәм икътисадның кимүенә карамастан, район буенча ел нәтиҗәләре начар түгел.Сезнең хезмәтегез, районыбызны яратуыгыз һәм аңа тугры калуыгыз өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Район халкын якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм, нык сәламәтлек, муллык, иминлек һәм барлык яңа ел теләкләренең чынга ашуын телим, — дип билгеләп үтте ул. 

Көчле алкышлар астында район башлыгы, коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә зур өлеш керткәннәре өчен, районның Үзәк хастаханәсе табиблары һәм шәфкать туташлары: Равил Алукаев, Максим Конанеров, Ирина Кәбирова һәм Юлия Строгоноваларга «ТАССР оешуга 100 ел» истәлек билгеләрен тапшырды.Шундый ук билгеләргә районның атказанган педагоглары Минзифа Сабирова һәм Татьяна Сыровалар да лаек булды.

Аннан соң иң яхшы Яңа ел бизәлеше смотр-конкурсына йомгак ясалды. Призерларга акчалата сертификатларны Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсаховлар тапшырды.

Бүләкләү тантанасыннан соң бәйрәм салюты булды, ә мәйданда әйлән-бәйлән һәм бәйрәм күңел ачулары дәвам итте.


news_right_1
news_right_2
news_bot