Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яңа Чишмә районының иң яхшы комбайнчысына автомобиль тапшырдылар
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган «Иң яхшы комбайнчылар — 2019» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Бу атнада Яңа Чишмә районында абсолют җиңүче һәм районның иң югары бүләгенә ия булучы дип Гарев Владимир танылды, аны Fiat Albea автомобиле белән бүләкләделәр. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган «Иң яхшы комбайнчылар — 2019» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Яңа Чишмә район башлыгы Вячеслав Козлов Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Леонид Богомолов белән бергә 60 һәм 35 мең сум күләмендәге сертификатлар тапшырды.
Бүләкләнүчеләр арасында Евгений Елесин, Владимир Гарев, Александр Кочетов, Алексей Козлов, Владимир Мишутин («Закрома» ҖЧҖ), Михаил Барсуков, Евгений Клюшкин (Козлов М.И. КФХ), Владимир Нестеров («Агро-Основа» ҖЧҖ) бар иде.
«Эшләү чорында Виктор Анатольевич үзен һәрвакыт хезмәт сөючән, намуслы, һәр эшен җиренә җиткереп башкаручы хезмәткәр итеп танытты, алган нормасын үтәү өчен генә түгел, ә аны арттырып үтәү өчен тырышып эшли ул. Аңа һәрвакыт кырда иң җаваплы участоклар йөкләнә. Виктор Анатольевич үзенә югары бурычлар куя һәм быел да, урып-җыю чорында «Акрос-580 комбайнында эшләп, алдынгылыкны яулады, ул 30 мең центнер ашлык суктырды» — дип сөйләде уңган комбайнчы турында Леонид Богомолов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз