news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районының элекке җитәкчесенә мактаулы гражданин исеме бирелде

Яңа Чишмә муниципаль район Советының 41 нче утырышы булып үтте.

(Яңа Чишмә, 9 октябрь, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре", Азат Мусин. ). Яңа Чишмә районы Советы карары белән районның икътисадый, социаль һәм рухи үсешенә саллы өлеш кертүе өчен Яңа Чишмә районының элекке җитәкчесе Виталий Петрович Макаровка “Яңа Чишмә районының Мактаулы гражданины“ исеме бирелде, дип яза җирле басма.

Яңа Чишмә муниципаль район Советының 41 нче утырышы булып үтте. Анда дәүләт гаилә сәясәтен тормышка ашыру барышы, дин һәм дәүләт – конфессиональ мөнәсәбәтләр торышы, “Сәләтле балалар“ һәм “Авыл яшьләре“ программаларын тормышка ашыру барышы турындагы мәсьәләләр карап тикшерелде. Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты, “ТНП-Зюзеевнефть“ АҖ гендиректоры Шамил Яһудин һәм ТР буенча РФ Социаль иминият фондының региональ бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллиннар катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан Вячеслав Козлов өр-яңадан сайланган депутатлар – Красный Октябрь АҖ башлыгы Владимир Захаровка һәм райгаз начальнигы Владимир Дунаевка таныклыклар һәм депутат билгеләре  тапшырды.

Дәүләт гаилә сәясәтен тормышка ашыру барышы турындагы доклад белән район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк чыгыш ясады. Әлеге концепцияне үтәү буенча районда байтак эш эшләнә. Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү, 3 бала тәрбияләгән гаиләләргә бушлай җир участоклары бирү буенча (2017-18 елларда – 17 гаиләгә) төрледән-төрле программалар бар. Барлык уңышсыз гаиләләр дә тиешле хезмәтләр контролендә тора, социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән регуляр рәвештә профилактик чаралар үткәрелә.

Балалары булган гаиләләр социаль һәм матди ярдәм дә алалар (2017 елда – 15,6 млн. сум), балаларның һәм яшүсмерләрнең мәшгульлеген, ялын, аларны сәламәтләндерүне оештыру буенча билгеле бер эш алып барыла.

Бу өлкәдә алга таба да гаиләнең ял сәгатьләрен оештыру, халык традицияләренә һәм сәламәт яшәү рәвешенә кызыксынуны арттыруга этәрүче чаралар булдыру буенча эшне активлаштырырга кирәк.

Район Советы аппараты җитәкчесе Илдар Фәйзуллин дин һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең торышы турындагы информация белән (ул шушы мәсьәләләргә курьерлык итә) чыгыш ясады. Районда 11 православие һәм 12 мөселман объекты эшли, РҮХ дә ике конфессия өчен гыйбадәт бүлмәләре бар. Красный Октябрьдән кала, барлык торак пунктларда да дини объектлар бар.

Объектларны ремонтлау һәм тоту буенча байтак эшләр эшләнә. 2018 елда Чертуш, Тубылгытау мәчетләрендә ремонт ясалган, Яңа Чишмә һәм Шахмай мәчетләрендә укыту сыйныфлары өчен бина төзелеше башланган, район үзәгендәге һәм Черемухово Бистәсендәге чиркәүләргә ремонт ясалган, Әдәмсәдә чиркәү төзелеше төгәлләнә.
Район благочиниесе һәм мөхтәсибәте төрле юнәлешләрдә хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куйдылар, болар - социаль – әһәмияткә ия чаралар, истәлекле даталарны бәйрәм итү, спорт очрашулары, мәдәни программалар үткәрү һ.б. Болар бар да конфессияара татулыкны һәм килешүне ныгытуга булышлык итә.
“Сәләтле балалар“ программасын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча чыгыш ясап, Валентина Семеняк аларның республика һәм бөтенрәсәй конкурсларында һәм олимпиадаларда (2018 елда 150 дән артык баланы бүләкләгәннәр), балаларның спорт ярышларында, мәдәни чараларда һ.б. катнашуларына тукталды. Сәләтле балаларга ярдәм итү өчен байтак эшләр эшләнә һәм бу юнәлештәге эшне тагы да активрак дәвам итәргә кирәк.

Депутатлар шулай ук яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Андрей Абрамовның “Авыл яшьләре“ программасы, мәдәният бүлеге начальнигы Галина Носованың мәдәниятне, сәнгатьне һәм музей эшләрен киләчәктә дә үстерү турындагы, район башлыгы ярдәмчесе Вячеслав Темниковның “Яңа Чишмә районында коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру“ программасын үтәү турындагы информацияләрне тыңладылар.

Тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Район Советы карары белән районның икътисадый, социаль һәм рухи үсешенә саллы өлеш кертүе өчен Яңа Чишмә районының элекке җитәкчесе Виталий Петрович Макаровка “Яңа Чишмә районының Мактаулы гражданины“ исеме бирелде.

Район башлыгы Вячеслав Козлов аңа күкрәк билгесе һәм таныклык тапшырды.

В.П. Макаров Мактаулы гражданин исемен бирү буенча, Ә.М. Залаков, Ю.Н. Кузьминов һәм Н.М. Владимировтан соң, исәп буенча дүртенче кеше булды, диелгән район хәбәрендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100