news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районының авыл җирлекләрендә 2 млн 765 мең сум үзара салым акчасы җыелган

Авыл җирлекләрендәге барлык чаралар да халык фикерен һәм тәкъдимнәрен исәпкә алып планлаштырылган.

(Яңа Чишмә, 21 август, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре"). Агымдагы елда Яңа Чишмә районының авыл җирлекләрендә 2 млн 765 мең сум үзара салым акчасы җыелган. Республика аларга дүрт тапкыр арттырып үз акчасын өстәде һәм 13 млн 827 мең сум күләмендәге барлык акча район авыл җирлекләрендәге социаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән, дип яза җирле басма.

Акъяр АҖндә үзара салым акчалары Совет урамына вак ташлы-комлы катнашма җәюгә, шулай ук су белән тәэмин итү системаларын ремонтлауга һәм тотуга , кышын юлларны кардан чистартуга юнәлдерелгән. Гомуми сумма – 555 мең сум.

Акбүре АҖ -дә акчалар Сөлчәбаш авылында балалар мәйданчыгы төзүгә, Комсомол урамындагы юлны ремонтлауга, карауга һәм яхшы хәлгә (норматив хәлгә) китерүгә, шулай ук су белән тәэмин итү. системасын ремонтлауга һәм тотуга юнәлдерелгән. Гомуми сумма - 669,4 мең сум.

Архангел АҖ-дә үзара салым акчалары суэтем скважиналарын, башняларны, Яшьләр һәм Пушкин урамнарында су үткәргечләрне ремонтлауга, санкцияләнмәгән чүп чыгару урыннарын төзекләндерүгә (ишеп төшерү һәм грунтлау) һәм кышкы вакытларда юлларны тотуга китәчәк. Гомуми сумма – 515,1 мең сум.

Буревестник АҖ-дә акчалар юлларны ремонтлауга һәм тотуга, шулай ук Яр буе урамы буйлап агучы Волчанка елгасы аша салынган күперне ремонтлауга тотылачак. Гомуми сумма – 545,6 мең сум.

Екатерина АҖ-дә үзара салым акчалары зират коймаларын буяуга, иске яктырткычларны алыштырып яңаларын урнаштыруга, чишмәне ремонтлауга һәм төзекләндерүгә, кышкы вакытларда юлларны ремонтлауга һәм тотуга юнәлдерелгән. Гомуми сумма - 813,3 мең сум.

Зирекле АҖ-дә акчалар Тукай, 1 май, Ворошилов, Кичуй урамнарын, Зирекледәге һәм Өргәнчәдәге юлларны ремонтлауга һәм тотуга;
Каты көнкүреш калдыклары (ККК) җыюны һәм чыгаруны (түгү) оештыруга; Зирекле авылындагы үгезләрне тотуга һәм карауга булган хезмәтләргә түләүгә, халыкның бозаулары өчен киртә абзар төзүгә, шулай ук Зиреклегә кадәр чишмә суы үткәрүгә, су үткәргеч линияләрне чистартуга һәм юдыртуга юнәлдерелгән. Гомуми сумма – 1 млн. 376 мең сум.


Красный Октябрь АҖ-дә акчалар Н.П. Лебедкадагы зиратны тотып алуга, урам яктырткычларын (лампочкаларны) алыштыруга, су үткәргечләрне ремонтлауга, кышын юлларны ремонтлауга һәм тотуга юнәлдерелә. Гомуми сумма - 765 мең сум.

Авыл җирлекләрендәге барлык чаралар да халык фикерен һәм тәкъдимнәрен исәпкә алып планлаштырылган. Әлеге эшләргә тотыласы акча күләме 17 млн. 645 мең сум тәшкил итәчәк, шул исәптә 3,8 млн. сумы – 2016 елдан калган үзара салым акчалары (күчмә калдык).

Алда атап үтелгән эшләрнең кайберләре инде башкарылган, калганнары үтәлү стадиясендә. Аларның барысы да уңышлы башкарылыр, шул рәвешле үзебезнең авыл җирлекләрен төзекләндерү буенча байтак кына борчыган мәсьәләләрне хәл итәрбез, дип өметләнәбез.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100