Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яңа Чишмә районындагы юл-транспорт һәлакәтендә 60 яшьлек ир һәлак булган
Юл һәлакәте Азеево – Чирмешән – Шентала трассасының 19нчы чакрымында теркәлгән.
(Казан, 16 сентябрь, "Татар-информ"). Яңа Чишмә районында ике җиңел машина бәрелешү сәбәпле пассажир һәлак булган. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Юл һәлакәте Азеево – Чирмешән – Шентала трассасының 19нчы чакрымында теркәлгән. 13 нче модель "Лада" машинасын йөртүче 33 яшьлек ир-ат чатта “Ниссан”га бәрелә.
Авария нәтиҗәсендә безнең ил машинасында утырган 60 яшьлек пассажир һәлак булган. Ул куркынычсызлык каешын такмаган була. Ике машина йөртүче дә тән җәрәхәте алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз