news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районындагы сәнәгать мәйданында 2 резидент эшли

Территория унлап производствоны урнаштыра ала

 (Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”). Икътисадый кризис шартларында Татарстан икътисадта тотрыклылык һәм динамик үсеш үрнәге күрсәтә. Республика 2030 елга кадәрге үсеш стратегиясендә билгеләнгән максатка ныклы адымнар белән бара. Бүген республиканың үсеш стратегиясенә кертелгән, аны тормышка ашыру механизмнарын тәэмин итә торган муниципаль стратегияне әзерләү төгәлләнү алдында, дип хәбәр итә novoshishminsk.ru сайты.

Стратегия-2030ны тормышка ашыру максатында Яңа Чишмә районында 2013 елдан муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданчыгы булдыру буенча эш башланды. Ул мәйданчыкка проект төзүдән башланган. 2014 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республика бюджетыннан Яңа Чишмә районына 10 млн сум акча бүлеп бирелгән. Шушы акчага биналарга газ һәм электр кертеп, ике трансформатор подстанциясе (КТП) комплексы төзелгән. Сәнәгать мәйданчыгы 8 гектар җир, ә андагы 2 бина 2000 кв. метр мәйдан били. 2015 елда эшләп бетерелгән проект Мәскәүдә уңышлы якланган һәм район киләчәктә сәнәгать мәйданчыгын үстерүгә 41 млн сум субсидия алган. Бу тикмәгә түгел, Россия Президенты Владимир Путин РФ субъектлары инвестицияләре рейтингында республика җитәкчелегенең, шәхсән Президент Р.Миңнехановның икътисадый сәясәтен югары бәяләп, Татарстанны беренче номерлы төбәк дип атаган.

РФ бюджетыннан бүлеп бирелгән Яңа Чишмә районында сәнәгать мәйданчыгында территория матур итеп тотып алынган, коммуникацияләр кертелгән – су белән тәэмин итү, су агызу, яңа канализация-суырту станциясе төзелгән, территориягә асфальт түшәлгән. Хәзер муниципаль сәнәгать мәйданчыгы төзү тулысынча төгәлләнгән. Ул әзер һәм монда үз бизнесын ачарга теләгән эшмәкәрләрне көтә. Хәзер анда 2 резидент теркәлгән, ә тулаем алганда сәнәгать мәйданчыгы территориясе унлап производствоны урнаштыра ала.

Яңа Чишмә муниципаль сәнәгать мәйданчыгы эшмәкәрләре, берничә эш урыны булдырып, полимерлар эшләп чыгару буенча производствоны эшләтеп җибәрделәр.

Шәхси эшмәкәр Айрат Хәйруллин (тумышы белән Шахмайдан) югары басымлы икенчел полиэтилен гранулалары җитештерә. Җиһазны ул кече бизнеска ярдәм күрсәтү программасы буенча сатып алган, чыгымнарның яртысына субсидия биргәннәр. Әзер продукцияне җитештерү куәте – сәгатенә 100 кг гранула. Җитештереп чыгару өчен Айрат икенчел чималдан файдалана, аны аңа прессланган килеш китерәләр. Эшмәкәр канәгать – табыш бар. Ул җитештерә торган гранулалар өлешчә шул ук сәнәгать мәйданчыгында эшләүче башка резидентка пленкалы продукция ясап чыгару өчен чимал булып тора, калган продукцияне ул Түбән Камага эшкәртүгә илтә. Ягъни, республика һәм федераль хакимиятләрдән зур ярдәм алып, районда кече һәм урта бизнесны үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган.

Мәгълүм булганча, Татарстанның көчле икътисады аның территориясенең нәтиҗәле һәм комплекслы үсешеннән барлыкка килә. Ә көчле икътисад – ул эш урыннары да, югары хезмәт хакы да, инфраструктуралар үсеше һәм социаль проектларны тормышка ашыру да, иң мөһиме - татарстанлыларның тормыш сыйфаты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100