news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районында зур партия алкоголь алынган

Тикшерү өчен туктатылган автомобильдә төрле маркада тулаем күләме - 384 шешә (192 литр) спиртлы эчемлекләр тутырылган 34 тарма була

(Яңа Чишмә, 25 июнь, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре"). ЮХИДИ һәм суд приставы хезмәтләре тарафыннан үткәрелгән “Тоннель“ операциясе барышында Түбән Камада яшәүче берәүнең “Богдан“ автомашинасыннан Казахстанда җитештерелгән составында спирт булган зур партия продукция алынган, дип яза җирле басма.


19 июньдә Яңа Чишмә – Новотроицк автоюлында ЮХИДИ начальнигы Е.В. Михайлов тарафыннан “Богдан“ а/м белән идарә итүче 54 яшьлек Түбән Кама кешесе туктатыла. Автомобиль салонын һәм багаж бүлеген карау барышында Россиядә җитештерелмәгән спиртлы эчемлекләр тутырылган тартмалар табыла.

Аннан соң эчке эшләр бүлегендә пүнәтәйләр янында автомашинаны карау үткәрелгән. Ачыкланганча, анда төрле маркада тулаем күләме - 384 шешә (192 литр) спиртлы эчемлекләр тутырылган 34 тарма була. Составында спирт булган барлык продукция дә Казахстан Республикасында җитештерелгәнгә күрә, ул алынган һәм ЭЭМ бүлеге складына куелган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100