news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Чишмә районында юл һәлакәтендә хатын-кыз һәм 11 яшьлек бала имгәнгән

Казан-Оренбург трассасының 180 нче километрында ике автомобиль бәрелешкән.

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”). Казан-Оренбург трассасының 180 нче километрында ике автомобиль бәрелешкән. Бу турыда “Татар-информ”га Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кич “Рено” белән “Тойота» бәрелешкән. Нәтиҗәдә 43 яшьлек хатын һәм 11 яшьлек кыз бала имгәнгән.

Һәлакәт урынында Зирекле авылы янгын сүндерүчеләре, табиблар һәм полиция хезмәткәрләре эшләгән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot