news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районында янгынга каршы махсус режим билгеләнгән

Район территориясендә 28 июльдән янгынга каршы махсус режим кертелгән.

(Яңа Чишмә, 5 август, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре"). Республиканың Кама аръягы зонасындагы 14 районда, шул исәптә Яңа Чишмә районында да, коры эссе көннәр тора һәм янгын чыгу куркынычы да арта, дип яза җирле басма.


Шуның белән бәйле рәвештә , гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, шулай ук район территориясендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясе карары нигезендә район территориясендә 28 июльдән янгынга каршы махсус режим кертелгән.


- Учак ягу һәм чүп-чар яндыру, кырлардагы саламга ут төртү тыела, - дип хәбәр итте безгә өлкән инспектор Илнур Госсаметдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100