news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Чишмә районында ягып җылыту сезонына әзерлек башланды

Белем бирү учреждениеләре 15 августка ягу сезонына әзер булырга тиеш.

(Яңа Чишмә, 20 июнь, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре"). Яңа Чишмә районының мәгариф учреждениеләрендә ягып җылыту сезонына хәзерлек буенча 2 млн. сумнан артык бәягә төшкән шактый эш планлаштырыла, дип яза район газетасы.

11 учреждениедә котельныйларны техник яктан кабат җиһазлау каралган, документлары әзер, бу эш 400 мең сумнан артык акча сорый.

Шулай ук һәр учреждениедә җылыту энергоҗайланмаларыннан имин файдалануны тәэмин итү өчен икешәр җаваплы кеше укытып, аттестация үткәрергә кирәк. Учреждениеләр саны – 40, укытуга 600 мең сумнан артык акча кирәк булачак.

Акъяр мәктәбендә җылылык трассасын, Зирекле лицеенда һәм Екатерина мәктәбендә котельный ремонтлау, Шахмай балалар бакчасы өчен ике газ миче алу һәм башка эшләр планлаштырыла.

Хәзергесе вакытта җылыту системаларын юдырту һәм опрессовка эшләре бара, тиешле документлар яңартыла. Белем бирү учреждениеләре 15 августка ягу сезонына әзер булырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot